Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәүлет бәйрәме


Русиянең мөфтиләр шурасы «Надеҗда» дип исемләнгән мәдәни- мәгәриф фонды белән берлектә, икенче ел инде Мәскәүдә зур тамаша залларын тутырып Пәйгамбәрнең мәүлетенә багышланган чара уздыра.

Бу чарага кадәр бер ай алдан Пәйгамбәргә багышлап язылган шигырьләр бәйгесе дә игълан ителгән иде. Бу бәйгенең икенче ел уздырылуына карамастан, ни өчендер, танылган шагыйрьләр анда катнашмый. Хаттә күпчелек авторлар мөселманнар да түгел. Узган елгы бәйгедә мәсәлән, беренче урынга татар егете чыккан булса да, икенче һәм өченче урыннарда милләте белән урыс, шул ук вакытта дине белән мөселман булмаганнар бәйгедә катнашырлык шигырләр юллаган иде. Быелгы бәйгегә дә 50 дән артык шигырь килгән. Ләкин темасы буенча бары тик 31 шигырь генә бәйгедә катнашу хокукы алган.

22 мартта Измайлово концерт залында узган мәүлеткә багышланган ул чарада шигырь бәйгесе нәтиҗәләре дә игълан ителде. Быел бәйгегә килгән әсәрләрне тикшерүчеләр беренче урынга чыгарлык шигырь булмады дип белдерде. Икенче урынны мәскәүле Рафаэл Янбухтин яулады. Өченче урынга Мәскәүнең әдәбият институты аспиранткасы Ирина Таирова чыкты. Кызыксындыргыч бүләкне чечен егете Шамил Саидовка бирделәр. Бәйгегә килгән шигырьләрнең күбесе рус телендә булуга карамастан татар телендә дә 3 шигырь килгән булган. Авторы Рәшидә Әхмерова булган шул шигырьләрнең берсенә махсус бүләк бирелде. Шунысы да ихтибарга лаек, конкурска шигырьләрен юллаган һәм бүләкле урыннарны алганнарның барысы да мөселман кешеләре булып чыккан.

Мәүлеткә багышланган чараны Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европаа өлеше дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин ачып җибәрде. Коръәни Кәримне Истанбулның Әюп мәчете имамы Метин хәзрәт укыды. Тамаша вакытында җирәбә белән 4 тамашачы умрә хаҗга юллама да отты.

Әлбәттә тамашада шигырьләр генә түгел, ислам темасына язылган җырлар Казахстан, Чеченстан , Кыргызстан, Дагыстан җырчылары башкаруында үз телләрендә яңгырады. Ренат Ибраһимов татарча «Тәфтиләү» һәм «Манара» дигән җырны башкарды. Шулай ук Наилә Фатыйхова җитәкчелегендә «Мәдинә», Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге «Шатлык» төркемнәре мөнәҗәтләр җырлады.

Тамашадан соң шигъри бәйгедә махсус бүләкккә лаек булган Казаннан килгән Рәшидә Әхмирова белән сөйләшү форсаты да булды. Шигырегез бәйгедә махсус бүләккә лаек булган дигән хәбәрне ишеткәч ниләр кичердегез дигәнгә ул: «Бүләкләргә лаек булырмын дип уйламаган да идем. Минем өчен бик сөенечле хәл. Ике кызымны да алып килдем, алар да күрсеннәр әле, дидем. Мин «Ирек мәйданы» газетасында дини темаларны алып барам. Соңгы вакытта үзем дә Ислам тарихы белән ныклап кызыксына башладым», -диде Рәшидә Әхмерова. Шулай итеп, Мәскәүдә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең мәүлетенә багышланган чара традициягә кереп бара.
XS
SM
MD
LG