Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хезмәт министры эретеп ябыштырудан “икеле” алды


Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин

Эшсезләрнең теркәлгәннәре генә хәзер 24 мең, ә теркәлмәгәннәренең саны 100 меңләп, ди Татарстан министры. Алар арасында әле генә мәктәпне тәмамлаганнар бик күп. Эшсезләрнең 70%-ты 30 яшькә хәтле кешеләр, күбесе хатын-кызлар.


“Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерләп куярга кирәк” дигәндәй, балаларын югары уку йортларына кертергә теләүче ата-аналар моны кайгыртып, акчаларын кыштан гына түгел, инде узган җәйдән җыя башлаганнардыр. Бушлай уку кыйбатка төшә бит хәзер. Бер кеше Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенә укырга керергә теләгән. Аннан 450 мең сум сораганнар. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу уку йортында юридик, икътисад факультетында белем алырга теләүчеләрдән хәтта фатир сораган очраклар да булган.
Белгечләргә бер нәрсә аңлашылмый - ни өчен шуның хәтле күп акча түгеп укырга кирәк соң, әгәр дә бу белгечлек буенча бетергәч эш таба алмыйсың икән? Бу мәсьәлә буенча инде һәр атна диярлек төрле җыелышлар да узып тора, мәгълүмат чаралары да сөйли. Әмма республикада эшсезләрнең саны көннән-көн арта. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин “Азатлык”ка бу күрсәткечләрне төгәл әйтте.
“Эшсезләрнең теркәлгәннәре генә хәзер 24 мең, ә теркәлмәгәннәренең саны 100 меңләп дип уйлыйбыз. Алар арасында әле генә мәктәпне тәмамлаганнар бик күп. Эшсезләрнең 70%-ты 30 яшькә хәтле кешеләр, күбесе хатын-кызлар. Бу проблеманы ничек бетереп була? Эш күп, әмма балага һөнәр сайларга булышырга кирәк. Шуңа күрә, без бу чараны уздырабыз да инде. Менә хәзер күбесе юридик, икътисадый институтлар янында йөри. Миңа Русия президентыннан гына атна саен бер тартма хат килә - “без институтны кызыл диплом белән тәмамладык, эш юк”, дип. Анысы да менә шуннан килеп чыга инде ул”, - диде Айрат Шәфигуллин.
Казан мәшгульлек үзәгенең 2008 елның 1 гыйнварына игълан иткән тикшерүләрдән күренгәнчә, рәсми теркәлгән эшсез кешеләр арасында күбесе данлыклы югары уку йортларын тәмамлаучылар. Мәсәлән, Казан дәүләт технология университетыннан 16 кеше, энергетика университетыннан 9, Казан дәүләт университетыннан 21 кеше эшсез.
Мәктәпне тәмамлаучы яшьләрне эшче һөнәренә җәлеп итү максатыннан оештырылган “Мәгариф. Карьера - 2008” ярминкәсенә ачылыш көнендә 10 меңгә якын кеше килгән иде. Оештыручылар әйтүенчә 3 көн дәвам итәчәк әлеге чарага барлыгы 31 меңгә якын мәктәп укучысы килергә тиеш. 2 апрельдә әлеге ярминкәдә 27 һөнәри белем бирү оешмасы, 7 техникум, 31 югары уку йорты, 15 сәнәгать оешмасы катнашты. Чараның максатын министр Айрат Шәфигуллин болай аңлатты:
“Ирләр хатын, хатыннар ир сайлаган кебек, балалар да үзләренә шулай һөнәр сайлый. Әгәр дә һөнәрне баштан ук дөрес сайламаса, аннан соң кеше бәхетсез була бит. Нинди эш барлыгын, нинди университетлар, техникумнар, шунда укыган кешеләр кем булырга мөмкин дип күрсәтергә тиешбез. Без бөтенесе техникумнарга, яисә институтка барырга тиеш димибез. Бөтен җирдә яхшы белгеч кирәк, диплом алып кына эш табып булмый бит”, - Айрат Шәфигуллин.
Җитәкчелек яшьләрне һөнәри белем бирү уку йортларына барырга өндәсә дә, яшьләр үзләре һәм аларның ата-аналары нинди һөнәрне сайлый соң.
“Лаеш районыннан малайны уку йортына укырга кертергә дип килдек. Ул үзе машина-транспорт техникумына керергә тели. Әлегә карап йөрибез. Хәзер күп кенә яшьләр эшсез утыра, уку йортларын бетерәләр, тулай торакларны ябалар, мондый чаралар кирәк әлбәттә”, - ди ярминкәдә катнашучы.
“Биектаудан кызымны укырга кертергә дип килдем. Әлегә карап йөрибез. Туризм, менеджмент буенча укырга иде исәбе. Хәзер сайлау мөмкинлеге күп, сайламыйча булмый”.
Белгечләр әйтүенчә бүгенге көндә иң кирәкле, ләкин шул ук вакытта иң югалып баручы һөнәр ул тимер кыручы. Шулай ук “Оргсинтез”, “Компрессор”, “Радиоприбор”, “Казан боралак заводы”, “Юл хуҗалыгы”, “Бәхетле” ширкәтләре күп кенә яшьләрне үзләренә эшкә чакыра. Бүгенге көндә прагматик яшьләрне эшкә чакырганда бары бер нәрсә - югары хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була. Әлеге ширкәтләрдә эшләү, юрист, икътисадчы кебек дәрәҗәле кәсеп булмаса да, әмма бу ширкәтләргә эшкә чакыручылар яшьләргә лаеклы хезмәт хакы вәгъдә итә. Яхшы пешерүчегә 10-15 мең, юл хуҗалыгында эшләүчеләргә 20-25, заводтагыларга 30, хәтта 40 мең хезмәт хакы булачак, ди алар. Баксаң, Казанда яхшы гына эшләүче икътисадчы, юрист та моннан әлләни артык хезмәт хакы алмый инде. Әмма икътисадчы булыр өчен укырга 1 миллион кирәк булса, гади эшчегә үзләре чакырып торып, бушка укыта.
Әмма бүгенге көндә ничек кенә булмасын шул ук дәрәҗәле югары уку йортларында укучыларның саны, һөнәри белем бирүче техникумнарга караганда шактый күп. Бу саннар якын арада тигезләшер микән? Әлеге сорауга Казан хакимиятенең мәгариф иларәсе җитәкчесе Илсур Хәдиуллин болай җавап бирде.
“Бер ел эчендә генә иллегә иллене эшләве бик авыр, чөнки без халыкта булган минталитетны үзгәртергә, мәктәпләрдә эшче һөнәрен нык җәелдерергә, аларның әһәмиятен аңлатырга тиешбез. Безнең тарафтан бу эш алып барыла”, - ди Илсур Хәдиуллин.
Шулай итеп Казан Ярминкәсендә бу көннәрдә дистә меңләп укучыны җыйган үзенә күрә бер Сабан туе уза. Уңышны көздән җыялар дигәндәй, бу чараның нәтиҗәләре дә көз көне беленәчәк. Әгәр дә һөнәри белем бирү уку йортларына башка еллардагы кебек үк аз укучы бара икән, димәк мондый җыеннар әлләни файдалы булмаска мөмкин.
XS
SM
MD
LG