Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар олимпиадасы тәмам


Уфада республика татар мәктәпләре укучыларының олимпиадасы узды.

Анда 9, 10 һәм 11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты. Һәр сыйныфтан икешәр төркем иде. Берсе татар мәктәпләре, икенчесе урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак өйрәнүче балалар. Бәйгедә барлыгы 200дән артык бала катнашты. Алар өч турда ярышты: инша язу, сәнгатьле уку, татар теле һәм әдәбиятыннан бәйге сорауларына җавап бирделәр. Монда барлыгы 20 сорау. Аңа җавап бирү өчен бер сәгать вакыт бирелде, ягъни бер сорауга өч минутта җаавап биреп өлгерергә кирәк иде.

Олимпиаданың бәяләмә төркеме башы Башкорт дәүләт университеты професоры Камил Дәүләтшин викторина укучылар өчен бик авыр булды дип белдерде. Аны тикшергән бәяләмә комисссиясе әгъзаларына да җиңелдән булмаган — алар бу эшләрне төнен йокламый иртәнге бишкә кадәр тикшергәннәр. Камил Дәүләтшин бәйгедә катнашучы һәм җиңүчеләр арасында шәһәр мәктәпләре арта баруын билгеләп: “Татарның киләчәге авылда гына түгел. Бу бик сөенечле күренеш”, — дип белдерде.
XS
SM
MD
LG