Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байдәүләтов Мәскәүгә китә


Башкортстанның премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов вазыйфасыннан бушатылды.

Башкортстанның премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов вазыйфасыннан бушатылды. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов 9 апрель шул турыда фәрман бирде.
Рафаэль Байдәүләтовның узган елның декабрь аеннан ук вазыйфасыннан китәргә җыенуын хәбәр иткән иделәр. Ниһаять, ул теләгенә иреште. Президент Байдәүләтовка Салават Юлаев исемендәге орден бирү турында фәрман чыгарды. Өченче фәрман белән экс-премьерны Башкортстанның Федерация Шурасындагы вәкиле итеп билгеләде. Федерация Шурасындагы элекке вәкил Рамил Искужин узган елның декабрь аенда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган иде. Республика президенты бу билгеләү уңаеннан комментарий биреп:
“Федерация Шурасында вәкил булу бик җаваплы һәм мөһим эш. Анда билгеле, тәҗрибәле һәм тәртипле кеше эшләргә тиеш. Рафаэль Байдәүләтов бу урынга лаеклы”, - дип белдерде.
Башкортстанның яңа премьер-министры 10 апрельдә узачак Дәүләт җыелышы утырышында билгеле булыр дип көтелә. Бу урынга республиканың җир һәм милек министры Раил Сарбаевның билгеләнүе ихтимал диләр. Шулай ук иртәгә узачак парламент утырышында республика президентының 2008 елга юлламасы да яңгыратылачак.
XS
SM
MD
LG