Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнет газеталарының “Кәефе ничек?"


Мөхәррир Элвира Гарипова, “Татар радиосы” сайтында булганда уңайсыз иде, ди.
Мөхәррир Элвира Гарипова, “Татар радиосы” сайтында булганда уңайсыз иде, ди.

“Чаян”, “Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан” туктап тора. Ә “Кәеф ничек?” яңадан ачылды. Кабаттан башланган һәм ташланган булмасмы?

Татнетның татартелле өлешендә дәүләтнеке булмаган «Кәеф ничек?» газетасы яңа доменда, яңа форматта ачылды. "Без нык итеп һәм үз укучыбызны белеп бу эшкә алындык", - ди газета җитәкчелеге. Сүз шулай ук Интернетта моңарчы ачылып ябылган татар матбугаты турында да.

Татнет матбугатының кәефе ничек?

Интернетта булган татар матбугатында үзгәрешләр сизелә. “Чаян”, “Татарстан” журналы, “Мәгърифәт”, “Ватаным Татарстан” газетасы сәхифәләре ачылып ябылган яки эшләүдән туктап торган иде. Аның каравы Уфадагы “Кызыл таң” һәм “Өмет”, Чаллыдагы "Шәһри Чаллы" газеталары эчтәлеге Интернетта даими алышынып килә. Шулай ук, инде хәбәр ителгәнчә, махсус Matbugat.tu сайты да ачылды. “Кәеф ничек?” тә Интернетта чыга башлап бер күз алдыннан югалган иде инде.

“Шаккатыризмнар” кулланыла

“Кәеф ничек?”нең беренче саны 2005 елда дөнья күрде. «Бөтен бите дә төсле бу гәзит татар матбугатында үзенең эчтәлеге белән дә, формасы белән дә халыкчан, “сары” булуы белән аерылып торды», - диләр мөхәррияттә. Ул вакытта әле айга бер генә чыгучы, башлыча шоу-бизнес темасын яктыртучы сигез битле “Кәеф ничек?” бүген уналты битле атналык гәзиткә әйләнгән. Газета мөхәррире:”Без әле дә “шаккатыризмнар” кулланабыз, халыкның игътибарын алырга телибез. Шул ук ысул сайтта да кулланыла”, - ди аның баш мөхәррире Элвира Гарипова (Гыйлметдинова).

Радио иярчене түгел

Элек без “Татар радиосы” сайтында эленеп торган идек, PDF форматта. Тик ул безгә дә, укучыга да уңайсыз иде. Менә хәзер HTML белән эленәбез. Без бит радио иярчене түгел. Аерым мөхәррият, аерым газета. Шуңа күрә финанс мөмкинлеген табып “Kaefnichek.ru” адресын һәм хостинг сатып алдык. Анда өч соңгы санны элдек. Киләчәктә хәбәрләрне көн саен дә элергә ниятлибез. Аралашу өчен форум да эшләвен телибез”, - ди ул.

Элер нәрсә күп, элүче аз

"Баш мөхәррир шулай ук Интернетта башка татар матбугатын да күзәтеп бара. “Татнетны, аеруча татар телендәге сәхифәләрне даими карап барырга тырышам. Әйтик “Татарстан яшьләре” газетасы сайтын мин уңайлы яки даими яңартылып тора дип әйтә алмыйм. Гәрчә аларның элер һәм күрсәтер әйберләре күп. Ә Уфадагы “Кызыл таң” исә көн саен нидер элеп бара. Аның каравы “Өмет” газетасы акрын эшли. Аларның да укытыр әйберләре күп бит. Миңа “Азатлык” радиосы сайты әйбәт эшли кебек тоела. Анда хәбәрләр көн саен гына түгел, ә көнгә берничә мәртәбә яңартылып эленеп тора бит. Шулай ук Данил Сәфәровның Matbugat.ru сайты да миндә зур өмет уята. “Җиңелрәк” сайтлардан Bulmas.ru сәхифәсен дә мин даими карап барам”, - ди Уфада эшләгән һәм белем алган Элвира Гарипова.

Башланган һәм ташланган булмасын

«Кәеф ничек?» газетасының элеккеге мөхәррире Данил Сәфәров үзе исә яңа сәхифәгә: “Башка газеталарныкы кебек башланган һәм ташланган эш булмасын иде”, - дип тели. Ул шулай ук , "Ватаным Татарстан" сәхифәсе дә кабаттан "яхшы итеп" эшли башлаячак дип хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG