Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада яһүд үзәге ачылды



13 апрель Уфада яһүд үзәге ачылды. Үзәктә синагога, балалар бакчасы, Холокост корбаннары музее, бассейн, спорт һәм тренаж залы, ашханә урнашкан. Әлеге үзәкне ачу чарасында Русиянең баш раввины Берл Лазар да катнашты. Ул бу үзәкнең Русиядә иң зур бинада һәм шәһәр үзәгендә урнашуын билгеләп, боларны Башкортстан Президенты үткәргән милли сәясәт җимеше дип бәяләде.


Кыска хәбәрләр

Октябрьский шәһәрендә бер җинаятьче качкан. Ул кулга алынып мәхкәмәгә алып килгәндә, машинадан төшеп мәхкәмә бинасына кергәндә качкан. Милиция хезмәткәрләре аны куып тота алмаган.

* * *

Уфаның Сипайлово бистәсендә машиналар бәрелеште. Зур йөк машинасының тормозы ычкынып, ул машиналар өстенә барып менгән. Бу юл фаҗигасендә барлыгы 14 машина зыян күргән.

* * *

Яз корбаннар җыя. Әле күптән түгел генә ике бала суга батып үлгән иде. Тагы бер фаҗига – 69 яшьлек бер балыкчы боз астына чумган. Вакыйга Ломоносовское күлендә булган. Әлеге күлдә үткән көнне генә 70 яшьлек бер балыкчы суга чумып котыла алган иде.

XS
SM
MD
LG