Accessibility links

Кайнар хәбәр

Непалда маочылар конституцион мәҗлестә күпчелеккә якын


Непалда үткән сайлауда элекке гыйсъянчылар илнең сәяси киләчәген билгелиячәк конституцион мәҗлестәге урыннарның яртысын диярлек яулады.

Сайлау рәсмиләре әйтүенчә, Непал коммунистлар фиркасе - маочылар турыдан-туры сайланган 207 урынның 114-ен яулаган.

Непалны идарә итәчәк һәм конституцияне үзгәртеп язачак Конституцион мәҗлескә сайлауның тәгаен нәтиҗәсе берничә атнадан игълан ителәчәк.

Непал меңнәрчә кешенең гомерен өзгән гыйсъянчылыктан соң аягына басып килә. Бәрелешләр 2006 елда маочыларның сәясәткә кереп китүе белән тәмамлынды.
XS
SM
MD
LG