Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Диннәр тарихы" уңай бәяләнде


Ислам белгече Рафик Мөхәммәтшин һәм мәгариф министры Наил Вәлиев
Ислам белгече Рафик Мөхәммәтшин һәм мәгариф министры Наил Вәлиев

Татарстан мәктәпләрендә "Диннәр тарихы" фәне укытыла башлауга ярты ел үтте. Укучылар шул исемле дәреслеккә бәясен бирде

"Диннәр тарихы" дәреслегенең кулланыла башлау һәм бу фәнне укытып карауның беренче нәтиҗәләре белән бүген Татарстанның фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев, шушы дәреслекне язган кешеләрнең берсе Рафик Мөхәммәтшин таныштырды.
“Диннәр тарихы” дәреслеге һәм фәне үзе дә нигездә уңай бәя алды, дип сөйләде матбугат очрашуында фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев. Бу ярты ел, Русия фәннәр академиясе һәм Татарстан галимнәре катнашлыгында язган дәреслекне сынау һәм укытучыларны, укучыларны да сынау иде.
Белгәнгезчә, Русия буйлап мәктәпләргә “Православ мәдәният нигезләре” дәресе кертелә башлаган иде. Татарстан җитәкчелеге бер генә диннең нигезләрен укытуга каршы чыкты һәм яңа дәреслек эзерләүдә катнашты. Нәтиҗәдә “Диннәр тарихы” дәреслеге барлыкка килде.
Русиянең төп диннәре турында тигез күләмдә мәгълүмат биргән бу дәреслеккә, укучылар нигездә уңай бәя биргән. Бу фән республиканың 71 мәктәбендә, 10-11 сыйныфларда укытылган. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары алып барган.
Укытучылар да дәреслеккә “яхшы” дигән бәя биргән, дип сөйләде мәгариф министры Наил Вәлиев.
Дәреслекнең ислам турындагы өлешен язган, танылган ислам белгече, Русия ислам Университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин бу дәреслеккә 20ләп Русия төбәгендә кызыксыну барлыгын әйтеп китте. Гомумән алганда, андый фәннең кертелүе белем бирү сестиммасының нигезләрен үзгәртә, ди ул.
“Монда доньяви мәктәптә укытунының логикасы бозыла. Бу ниндидер яңа бер фәнне кертү генә түгел. Биологияне хәзер ничек укытырга, балалар Дарвинның эволюция теориясен өйрәнә дә, бер сәгатьтән алар, дин дәресендә дөньяны, кешене Алла тудырган дип укый. Бу хәлдә белем бирү системасын ничек итеп төзергә? Бу хакта да уйларга кирәк”, - ди Рафик Мөхәммәтшин.
"Диннәр тарихы" дәреслегенең сыналуы уңышлы бара, бу фәнне керткән мәктәпләр саны киләсе елның сентябренә артырга да мөмкин. Әмма, читтәге татарларга да бу китапны әлегә тәкъдим итә алмыйбыз, ди Татарстан мәгариф мниистры Наил Вәлиев.
“Төбәкләрдә 2 мең татар сыйныфлары бар, алар белән эш алып барабыз, әмма бу дәресекне җибәрү турында әлегә сүз юк. Әле үзебез дә бу “Диннәр тарихы” дәреслеген сыныйбыз, өйрәнгәч, сынагач, аны төбәкләргә дә җибәрербез” – диде ул.
“Диннәр тарихы” фәнен мәктәпләрдә ни рәвешле һәм ничә сәгать күләмендә укыту милли төбәк компонентына бәйле. Мәгариф министры Наил Вәлиев компонентны кайтару өчен көрәш алып баруын яңадан раслады. Әгәр федераль стандарт кына калса, диннәр тарихы да, туган тел һәм әдәбият фәннәре өчен уку сәгатьләре бик аз калачак.
XS
SM
MD
LG