Accessibility links

Олимпия уты Бангкоктан Малайзиягә килде


Бангкок - Олимпия уты йөреше шимбә көнне Бангкокта тыныч узды. Таиланд башкаласының "Chinatown" дип аталгын Кытай бистәсендә башланып йөреш шәһәрнең тарихи үзәгендә тәмамланды. Тибет яклы һәм Кытай яклы ике төркем арасында тарткалашулар булган. Әмма полиция аларны бер берсенә китермәгән, йөреш тыныч узган, дип хәбәр ителә.

Якшәмбе көнне Олимпия уты Малайзиягә килде.
XS
SM
MD
LG