Accessibility links

Британия тышкы эшләр министры Гыйракка килде


Британиянең тышкы эшләр министры Давид Миллибанд бүген Багдадта Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики белән очрашты. Миллибанд Гыйракка алдан игълан итми килде, сөйләшүнең ни турыда барганы хәбәр ителми.

Шулай ук Британиянең саклану министры Дес Браун, Гыйрактан британ гаскәрләрен чыгару туктатылып торганын кабатлады. Башта Басра янында урнашкан 1500ләп хәрби чыгарылачак, дип планлаштырылган иде. Гыйракта барлыгы 4000 британ хәрбие хезмәт итә.
XS
SM
MD
LG