Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта дөге чикләнгән күләмдә сатыла башлады


Дөньяда иң зур сәүдә челтәрләренең берсе, АКШның Walmart кибетләре дөгене чикләнгән күләмдә сата башлады. Хәзер "ясмин", "басмати" кебек дөге төрләре бер кешегә 4 тартмадан артык сатылмый, 1 тартмага 9 кило дөге керә.

Walmart челтәренең бу карарыннан соң дөгегә хаклар тагын да артты. Ел башыннан бирле дөге бәяләре 80% үсте. Моның төп сәбәбе булып - иң күп дөге җитештерүче дәүләтләр - Һиндстан, Кытай һәм Вьетнамның дөгене читкә чикләнгән күләмдә генә сата башлавы санала.
XS
SM
MD
LG