Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чернобыльчеләргә һәйкәл ачылды



Казан – Казанның Әмирхан һәм Ямаш урамнары киселешендә Чернобыль казасы зыянын юк итүчеләр – ликвидаторлар - истәлегенә һәйкәл ачылды. Хәтер тактасына бу эштә катнашкан татарстанлыларның исеме язылган.

Чернобыль фаҗигасенә 22 ел тулу уңаеннан матәм чаралары Украина, Беларус, Русия һәм башка илләрдә үтте.

Минскида Беларус оппозициясе үткәргән чарада меңнән артык кеше катнашты. Алар хакимиятләрне Беларуста атом станциясе төзү ниятеннән баш тартырга таләп итеп имзалар җыя башлады.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом реакторында булган шартлау нәтиҗәсендә нурланышлы матдәләр Европаның зур өлешенә таралды. Бу фаҗига китергән зыянның төгәл күләме әлегәчә билгесез.

Дөнья Сәламәтлек Оешмасы каза нәтиҗәсендә 4 меңләп кеше вафат булган дип белдерә. Атом энергиясенә каршы булучылар корбаннар саны 100 мең чамасы, ди.

XS
SM
MD
LG