Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Энҗе бөртекләре» - фестиваль!


«Энҗе бөртекләре» фестиваленең йомгаклау концерты
«Энҗе бөртекләре» фестиваленең йомгаклау концерты

Мәскәүдә, 25 апрельдә Музыка йортында Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Бу фестиваль 1998 елдан бирле һәр ике ел саен уздырыла. Бу юлы ул Мәскәүнең берничә ел элек кенә ачылган Музыка йортында үтте. Фестивальне Милли мәдәни мөхтәрият, Мәскәү хөкүмәте һәм фестиваль комитеты оештырган иде. Оештыручыларның сүзләренә караганда 120 мең аренда акчасын да Мәскәү хөкүмәте түләгән.
Бу фестивальдә Мәскәүнең татар этномәдәнияте юнәлешендә эшләгән 3 балалар бакчасы, 2 мәктәп, шулай ук кайбер музыка коллиятләрендә белем ала торган татар балалары да катнашты. 600 кеше сыйдырышлы тамаша залы тулы иде. Өч сәгатьтән артык барган концерт программасында 120гә якын бала катнашты. Фестиваль инде ун ел элек Наилә Фатехова язган «Энҗе бөртекләре» гимны белән башланып китте.
Чыгышлар барысы да кызыклы һәм талантлы иде. Әлбәттә, тамашачы бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең чыгышыларын бик яратып карады. 318нче балалар бакчасыннан дүрт яшь ярымлык Хикмәтулла Типаевның «Әлхәм» сүрәсе укыганын һәм Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигерен сөйләвен тамашачы алкышларга күмде.
Йомгаклау концертында катнашкан һәрбер бала һәм коллектив, балаларның укытучылары бүләкләргә һәм дипломнарга лаек булды. Аларны сәхнәдән жюри әгъзаләре һәм мактаулы кунаклар тапшырды. Сәхнәдән Габдулла Тукайның күп төрле әсәрләре яңгырады. Тукайның иҗатына югары игътибар бирелеп, аның иҗатын яктыртучыларга Мәскәүнең «Зыялылар» клубы тарафыннан аерым бүләкләр дә әзерләнгән иде. Шуларның берсе «Шүрәле» дигән җырлы- биюле композиция башкарган татар этномәдәнияте юнәлешендә эшләүче 959нчы мәктәп балаларына бирелде. Икенче - 318нче балалар бакчасына тапшырылды. Ә инде Габдулла Тукай сүзләренә Алмаз Монасыйпов язган «Туган авыл» җырын башкарган 1186 мәктәп хоры да махсус диплом һәм бүләккә лаек булды.
Халык тамашаны бик яратып, үз итеп карады. Бары тик мактау сүзләрен генә белдерде. Тамашада шулай ук Финляндиядән Данис Бәдретдин дә бар иде. Балалар чыгышы аңар да бик ошаган.
Шулай итеп мәскәүлеләр Габдулла Тукайнын туган көнен билгеләп зур бәйрәм уздырды дип әйтергә була. Бер яктан бу фестивальне татар мәдәниятен күрсәтүдә бер мөмкинлек дип атасак, икенче яктан, мондый фестивальләр алга таба да туган телне өйрәнүгә дә зур этәргеч бирәчәк дигән өмет тудыра.
XS
SM
MD
LG