Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта татар китапларын кайда укып була?


Интернетта татарча китаплар уку мөмкинлекләре артса да, кирәкле әсәрне онлайн табу һаман кыен була ала. Һәвәскәрләр алып барган кайбер сайтлар ябыла, әмма яңа проектлар да барлыкка килә.

"Бу китапны онлайн кайда табып була?" Бу сорауны татар интернетын әзме-күпме кулланучы һәр кеше ишетеп тора. Урыс, инглиз, төрек һәм башка телләрдә кирәкле әсәрне берничә минутта табып яки сатып алып булса, татар телле әсәрләр белән хәл әлегә шулкадәр яхшы түгел.

20 елдан артык тарихы булган татар интернеты "электрон китапханә" исеме белән күпсанлы проектларны күрде. Аларның зур өлеше эшләп алып юкка чыкты. Сәбәбе — күпчелек очракта мондый проектлар һәвәскәрләр тарафыннан булдырыла һәм гади энтузиазмда гына эшли. Керем китермәгәч, һәвәскәрләр еш кына игътибарын башка проектларга, эшләргә юнәлтә башлый, сайт һостингы өчен түләнми — нәтиҗәдә җыелган электрон китапханәләр юкка чыга.

Юкка чыккан электрон китапханәләр

Мондый мисаллар шактый күп. Без исә 2 мөһим проектка тукталып китик. 2006 елдан ук (!) эшли торган kitap.net.ru сайты соңгы айларда ачылмый башлады. Моңа интернет кулланучылар да игътибар итте, алар сайт нигә ачылмый дип борчыла.

"Татарская электронная библиотека" исеме белән эшләгән бу сәхифәгә татарча әсәрләр эзләгән һәр кеше юлыккандыр. Монда 600дән артык татар авторының әсәрләре җыелган иде. Әсәрләр татарча да, урысча да булган, матур әдәбияттан тыш публицистика да, мәкаләләр дә, биографияләр дә урын тапкан иде. Галиәсгар Камал пьесаларыннан башлап Михаил Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" тарихи хезмәтенә кадәр әсәрләрне бу сайтта укып була иде.

Гап-гади дизайн 2000нче еллардан бирле үзгәртелмәгән булса да, мондый чыганак зур китапханә булуы белән кадерле иде. Азатлык аны кем алып барганы турында берничә белгечтән сорашса да, бу сорауга җавап таба алмады. Сайтның үзендә аны "Фонд развития татарского языка" гына диелгән иде, хәзер шулай ук актив булмаган ул фонд сайтында татар телен өйрәнүгә һәм интернетта татар телен куллануга багышланган мәкаләләр тупланган булган.

kitap.net.ru сайты, веб-архив
kitap.net.ru сайты, веб-архив

Икенче юкка чыккан мондый ресурс — "Татарская виртуальная гимназия" сайты. Бүген tatar.org.ru адресы Чехиядәге урыс мәктәбе сайтына юнәлтсә дә, элек бу адреста татар мәктәбендә кулланыла торган күп кенә дәреслек урнаштырылган иде. Биредә әлифбалар, 1-11нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбият (әдәби уку) дәреслекләре, 5нче сыйныфтан татарча тарих дәреслекләре, аерым сыйныфлар өчен алгебра, геометрия, химия дәреслекләре дә урын алган иде.

Иң мөһиме, бу дәреслекләр pdf яки рәсем форматында түгел, ә текст буларак урнаштырылган иде. Бу текст буенча эзләргә дә, кирәкле урыннарны күчереп алу мөмкинлеген дә бирә иде. Проект үзе 2010 елда ябылган дигән игълан эленеп торса да, сайт эшен дәвам итә иде, һәркем кереп, андагы дәреслекләрне куллана ала иде.

tatar.org.ru сайты, веб-архив
tatar.org.ru сайты, веб-архив

Бу — юкка чыккан электрон китапханәләренең иң күренеклеләре генә. Башка кечерәк проектлар да күпләп ябылды.

Дәүләт проектлары да ябыла

Дөрес, ябылу һәвәскәрләр проектларына гына түгел, дәүләт ресурсларына да кагыла. Таткнигафонд сайтын күп кенә укучыбыз хәтерлидер. Бу Татарстан китап нәшрияты проекты булды, аңа дәүләттән финанслау да бүленгән иде. Китап нәшрияты интернетка күпсанлы китапларны чыгарды, Татарстан китап нәшрияты мөдире Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, анда 1,5 меңнән артык китап җыелган иде.

Ресурс татар китапларына бай булса да, заманында аның форматына күп тәнкыйть әйтелде. Әсәрләрне бары тик онлайн рәвештә, pdf шәкелендә генә укып була иде — үзеңә йөкләп алу яки текстның берәр өлешен күчереп алу мөмкин түгел иде. Ахыр чиктә Таткнигафонд сайты ябылды, ләкин Татарстан китап нәшрияты аны башка форматка күчерде.

Татарча әсәрләрне кайда онлайн укып була?

Сайтлар ябыла, яңалары ачыла. Бүген татар китапларын табу өчен нинди онлайн ресурслар бар соң? Иң популярларына күз салыйк.

1. Татарстан китап нәшрияты сайты

Таткнигафонд турында сөйләшүне дәвам итеп, Татарстан китап нәшриятының аның урынына tatkniga.ru сайтын ачуын әйтергә кирәк. Бу — нәшриятның рәсми сайты һәм ул гибрид рәвештә эшли: монда кайбер китапларны онлайн укып була, башка китапларны исә сатып алу да мөмкин.

Сайтның зур үзенчәлеге — китаплардан тыш монда аудиокитаплар да күпләп урнаштырылган. Бу — Татарстан китап нәшриятының махсус проекты, алар танылган актерларны җәлеп итеп, әсәрләрне татарча яңгырата. Аудиоларны сайттан йөкләп була, интернетта гына тыңлау да мөмкин.

Сайтта хәзерге вакытта 570кә якын әсәрне онлайн укып була. Әсәрләр pdf форматында тәкъдим ителә.

2. Әйдә! Online

Әдәби әсәрләр турында сөйләгәндә, Азатлыкның татар телен өйрәнү өчен Әйдә! Online порталы турында да әйтмичә уза алмыйбыз. Бу проект кысаларында "Читаем на татарском" исемле шәлкем эшләп килә, анда татар һәм чит ил әдәбияты тәкъдим ителә.

Кайбер әсәрләр кыскартылган килеш, кайберәүләрдән өзекләр тәкъдим ителә. Текстлар кыскартыла һәм җиңеләйтелә, бу тел өйрәнүчеләр өчен мөһим. Классик татар әсәрләреннән тыш бу рубрикада заманча чит ил әсәрләрен дә табып була: мисал өчен, Һарри Поттер турында китаплардан берничә өзек бар.

Һәр текст өчен тырышып укылган матур аудиолар да бар. Тел өйрәнүчеләр өчен төп сүзләр һәм фразалар тәрҗемәләре бирелә — ахырда исә һәркем тест уза ала, анда эчтәлекне аңлау һәм лексиканы белү буенча биремнәр тәкъдим ителә.

Әйтергә кирәк, 6 ел дәвамында бу рубрикада инде 160тан артык әсәр җыелды.

3. Татар электрон китабы проекты

Һәвәскәрләр алып барган, 2020 елдан бирле эшләүче проект. Аның "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да сәхифәләре алып барыла. Активистлар төрле татар китапларын дигитальләштерә һәм аларны интернетка чыгара бара. Еш кына төрле форматларда китапларны табып була.

Бу җыелмада төрле китапларны табарга мөмкин: мәктәп дәреслекләре дә күп тәкъдим ителә, матур әдәбият та бар, татар көйләре ноталарын да табып була.

Бу проектны тел активисты Тәлгать Хөснетдинов алып бара, Азатлык элекке чакта аның белән әңгәмә әзерләгән иде.

4. Милли китапханә электрон китапханәсе

Китапларны дигитальләштерү эшен Татарстанның рәсми китапханәләреннән дә көтеп була. Мисал өчен, республиканың Милли китапханәсе бу эшне 2002 елдан бирле алып бара.

Электрон каталогта әлифба буенча кирәкле авторны табып, аның әсәрләрен укып була. Татар классикасы шактый күп. Китаплар pdf форматында ачыла, аларны саклап та була.

Сайтта Татарстанның күренекле шәхесләре турында библиографик хезмәтләр дә җыелган.

5. Хосусый сайтлар

Гади китап кибетендә татарча китапны сатып алу мөмкинлеге кебек, кайбер онлайн китап кибетләрендә дә татарча китапларны очрату мөмкин. Биредә, гадәттә, әсәрнең берәр өзеген укып алу бушлай тәкъдим ителә, китапны үзен онлайн сатып алырга мөмкин.

Мисал өчен, Русиянең иң зур саналган "Литрес" электрон платформасында татар әдәбиятына багышланган махсус бүлекчә бар. Анда кайбер китапларны бушлай укырга һәм тыңларга мөмкин, башкаларын исә сатып алып була.

Шунысы кызык: өй янындагы китапханәдән уку билеты булган очракта кайбер китапларны шулай ук бушлай укып була.

Тагын бер популяр сайт булган Mybookта да татар әдәбиятына багышланган бүлек бар. Язылу сатып алу очрагында күп кенә китапны уку мөмкинлеге ачыла.

6. Викикитап

Википедия проектларының берсе — аны тутыруга һәр кеше өлеш кертә ала. Викикитапка әдәби әсәрләрне һәм китапларны кертү мөмкин, ләкин аларның автор хокуклары булмаска тиеш.

Татар бүлегендә әлегә күп китап җыелмаган, статистика 270 сәхифә күрсәтә. Шулай да, кайбер кызыклы китапларны табарга мөмкин, мәсәлән, татар әкиятләре һәм татар ашлары рецептларын күреп була.

7. Belgech

Чагыштырмача яңа, һәвәскәрләр проекты. Монда татар әдәбиятының классик, иң танылган әсәрләрен онлайн рәвештә укып була. Әсәрләр сайтның үзендә, текст рәвешендә урнаштырылган, димәк, кирәкле өзекләрне күчереп алып та була.

***

Бу исемлектә Азатлык бары тик иң зур һәм популяр ресурсларны тәкъдим итте. Кайбер башка кызыклы сайтларны сез Әйдә! Online җыелмасында да таба аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG