Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча белем бирүнең киң пропагандасын алып бару кирәк"


"Татар электрон китабы" проектында тәкъдим ителгән кайбер китаплар

Тәлгать Хөснетдинов сирәк очрый торган татар китаплары белән таныштырып, "Татар электрон китабы" проектын алып бара, китапларны үзе дигитальләштерә. Соңгы елларда татар телендә дәреслекләр чыгару белән проблемны ул бюрократик дип атый.

Интернетта вакыт-вакыт татар китаплары, аларны электрон уку мөмкинлеген биргән проектлар барлыкка килә. Соңгы елда бу юнәлештә аеруча актив эшли башлаган проект "Татар электрон китабы" дип атала. Вконтакте сәхифәсендә татарча кызыклы китаплар, дәреслекләр берничә электрон форматта урнаштырыла.

"Татар электрон китабы" интернетта сирәк очрый торган татарча, татарлар һәм Татарстан турында электрон китаплар белән танышу өчен нигез сала", диелә проектның аңлатмасында. Китаплар биредә pdf, doc, iPhone-нар өчен җайлы булган epub, Android өчен яраклаштырылган fb2 һәм башка форматларда бирелә – бөтен кешегә төрле җайланмалардан укырга җайлы булсын дигән максат күренеп тора.

Проектта тәкъдим ителгән китаплар жанрлары да төрлелекне күрсәтә. Биредә "Идегәй" дастаны һәм "Батырша" тарихи романыннан башлап, Марк Твен һәм Гоголь әсәрләре тәрҗемәләренә кадәр китаплар табып була. Физика, химия, тарих һәм башка фәннәрдән татарча төрле елларда басылган дәреслекләр дә тәкъдим ителә.

Әлеге үзенчәлекле проектны тел активисты, Мәскәү дәүләт университеты студенты Тәлгать Хөснетдинов алып бара. Күптән түгел ул бу проектын "За языки РФ" оешмасы конференциясендә дә тәкъдим итте. Тәлгать үзе Лениногорски шәһәреннән, 2017 елдан ул – Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты студенты. 2019-2020 елларда университет татарлары якташлыгы оешмасында җитәкче булды.

Тәлгать Хөснетдинов
Тәлгать Хөснетдинов

"Кызганычка, мәктәптә белемне мин урыс телендә алдым", ди ул. Мәктәптә чакта ук география, тарих һәм Татарстан тарихыннан олимпиадаларда катнашкан, өлкән сыйныфларда Татарстанда татар теле хәле белән кызыксына башлаган. Хәзер дә Идел-Урал төбәгендә урыс булмаган халыклар телләренең хәле белән кызыксына.

Тәлгать Хөснетдинов белән аның проекты һәм татарча китаплар турында кыска әңгәмә кордык.

— "Татар электрон китабы" проекты белән сез кайчан һәм ничек шөгыльләнә башладыгыз?

— Проект татарча, татарлар һәм Татарстан турында китапларга багышланган. Мин аны бер ел элек, 2020 елның октябрендә алып бара башладым. Аңарчы интернетта татар китапларына багышланган бердәнбер проект – "Әдәбиятчы Бәйгыш" булды. Ул хәзерге вакытта эшләми. 2000нче елларда Татар виртуаль гимназиясе проекты эшли башлаган иде. Болардан тыш интернетта татарчага тәрҗемә дәреслекләр булмады диярлек. Шуңа күрә мин хәзерге вакытта төрле фәннәргә багышланган дәреслекләр һәм татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрен дигитальләштерү белән шөгыльләнәм.

— Китапларны кайдан аласыз?

— Төрле чыганаклардан: авыл мәктәпләреннән, китапханәләрдән. Кайчак белдерү сайтларыннан да кызыклы китапларны эзләп табам.

— Сезгә очраган иң кызыклы китаплар, дәреслекләр турында сөйләп китегезче. Аларның нинди үзенчәлекләре бар?

— Өлкән сыйныфлар өчен дәреслекләр шактый кызыклы һәм мөһим, алар шул ягы белән дә кадерле: аларның яңа басмалары юк. Хәзерге вакытта 10-11 сыйныфларда уку-укыту урыс телендә генә бара, шуңа күрә тәрҗемә дәреслекләргә ихтыяҗ юк, алар яңадан басылмый.

Татар теленә тәрҗемә ителгән матур әдәбият әсәрләрен дә күрү бик кызык. Әйтик, Николай Гогольның "Тарас Бульба", Лев Толстойның "Сугыш һәм тынычлык", Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза", Иван Гончаровның "Обломов" әсәрләре соңгы тапкыр совет вакытында дөнья күргән, соңгы 30-40 елда алар басылмады, чыкмады. Авыл мәктәп китапханәләрендә мондый китапларны очратам, ләкин бүгенге көндә аларны җәмәгать китапханәләрендә табу – сирәк булган күренеш. Никтер татар укучылары урыс әдәбиятын урыс телендә генә укырга тиеш дигән фикер яшәп килә.

— Сез аеруча дәреслекләр белән кызыксынасыз. Белгәнегезчә, соңгы елларда татар телендә дәреслекләр чыгару белән кыенлыклар барлыкка килде. Ул мәсьәләне ничек хәл итеп була дип уйлыйсыз?

— Китапны дәреслекме, әллә уку әсбабымы дип атау – бюрократик проблема. Бу төшенчәләр арасында аерма кәгазьдә генә бар. Яңа дәреслекләр басылып чыга икән, рәхмәт әйтергә кирәк.

Төрле фәннәргә багышланган дәреслекләрне бастыру мәсьәләсе Татарстан өчен генә актуаль. Татарстаннан тыш башка төбәкләрдә фәннәр урысча гына укытыла. Алай караганда, Русия мәктәпләрендә предметларны укыту урыс һәм татар телләрендә генә алып барыла.

Татарча дәреслекләр чыгару мәсьәләсен Татарстан Мәгариф министрлыгы чишеп бара дип беләм.

— Дәреслекләрдән тыш дәресләрдә өстәмә әсбаплар, интерактив програмнар да татарча кирәкме? Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә була?

— Әлбәттә, кирәк. Бу проблемны хәл итүдә татар теленә битараф булмаган кешеләр активрак булырга тиеш дип саныйм. Ике яклы мәсьәлә, бер яктан – дәүләттән һәм спонсорлардан акча һәм ярдәм булырга тиеш. Икенче яктан, тел активистларыннан да инициатива һәм бу эшләрне тормышка ашыру булырга тиеш. Ике як та бергәләп эшләсә, бик уңышлы булыр иде.

— Бүгенге көндә татар телендә фәннәрне укытуда нинди төп авырлыклар бар? Аларны нинди хәл ителү юлларын күрәсез?

— Авыл мәктәпләрендә генә, бу очракта район үзәкләре күздә тотылмый, фәннәр даими рәвештә татар телендә укытыла. Татарстанда татарларның 70% чамасы шәһәрләрдә яши, ягъни 70% татар баласы татар мәктәпләрендә укудан мәхрүм була. Кызганыч, бөтен диярлек район үзәкләрендә, хәтта күпчелеге татарлар тәшкил итүгә карамастан (Арча, Олы Әтнә, Азнакай, Актаныш, Балтач һәм башкалар), уку-укыту урысча алып барыла.

Бу проблемны хәл итү өчен татар телендә белем бирүнең киң пропагандасын алып барырга кирәк. Татар теле бөтен өлкәдә, бөтен сферада кулланылырга тиеш. Кешеләр, активистлар татар телен бөтен җирдә куллана башласа, хәл яхшырыр дип уйлыйм.

— Бу мәсьәләдә Милли университет та ярдәм итәр идеме?

— Милли университет та бик кирәк. Моның өчен Татарстанда татар теле теләсә кайсы тармакта кулланылырга тиеш. Югары белем алу мөмкинлеге дә татар телендә булырга тиеш. Аны йә аерым институт төзеп ясарга, яки хәзерге университетларда татарча белем бирүне кертеп оештыру мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG