Accessibility links

Төркмәнстанда 900 тоткынга ярлыкау белдерелә


Төркмән президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов икенче дөнья сугышы тәмамлануны билгеләү көне уңаеннан 900 тоткынга ярлыкау булачак, дип белдерде. Дәүләт чыгарган "Нейтральный Туркменистан" басмасы хәбәр итүенчә, ярлыкау күрәчәк тоткыннарның күбесе 2007 һәм 2008 елларда хөкем ителгән.

Хакимияткә килгәннән бирле Бирдемөхәммәдов инде дүртенче тапкыр тоткыннарга ярлыкау игълан итә. Президент вазифасы белән бергә Бирдемөхәммәдов шулай ук илнең премьер-министры вазифасын башкара, илдәге бердәнбер фирка булган Демократик партияне һәм милли мәҗлесне җитәкли.
XS
SM
MD
LG