Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать трибуналына басым башланды


Башкортстанда бу ел башында оппозитсиә көчләре тарафыннан оештырылган “Җәмәгать трибуналы” дигән оешманың җитәкчесе Николай Шветсовны мәхкәмәгә бирү омтылышлары башланды.

7 май көнне Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә шушы районның прокуратурасы исеменнән тапшырылган мөрәҗәгәт тикшерелде. Анда Җәмәгать трибуналы җитәкчесе эшчәнлеген мәхкәмәдә тикшерү таләп ителә. Ленин районы мәхкәмәсе бу мөрәҗәгәтне кабул итте һәм шушы эш буенча беренче утырышны 16 майга билгеләде.

Җәмәгать трибуналы рәисе, танылган эшкуар Николай Шветсов исә бу мәхкәмәнең мәгнәсезлеге хакында әйтә. Аның сүзләренчә, Җәмәгать трибуналын иҗтимагый оешмалар, кануннарны төгәл үтәп, төзегән һәм аның бер хилафлыгы да юк. Җәмәгать трибуналы дигән оешманы фәкәт төрле иҗтимагый хәрәкәтләр һәм кайбер фиркәләр вәкилләре төзеде, - ди Шветсов әфәнде. - Оешманың низамнамәсендә канунга каршы килгән бернәрсә дә юк. Әлбәттә, Җәмәгать трибуналы Республик хакимиәтләре тамагына кылчык булып кадаладыр. Шуңа да алар, аның эшчәнлеген туктату өчен, прокуратурага тикшерү үткәрергә кушкан. Монысы инде Башкортстан җитәкчелегенең гәдәти эш тәртибе. Дөресен сөйләвчеләрнең авызын томаларга тырышу – төп максат”.

Исегезгә төшерәбез. Бу ел башында оештырылган Җәмәгать трибуналы башлыгы итеп республиктагы киң билгеле эшкуар һәм оппозитсиә вәкиле Николай Шветсов тәгаенләнгән иде. Яңа оешманың максатлары итеп республик президенты Мортаза Рәхимов һәм аның тирәсендәге югары җитәкчеләр өстеннән җәмәгатьчелек мәхкәмәсе үткәрү куелган.

Николай Шветсов сүзләренчә, республикның соңгы еллардагы җитәкчелеге Башкортстанда бары тик башкорт милләтенә генә өстенлек бирә, башка милләтләр балаларын көчләп башкортча укытуга юл куя. Ирекле фикергә иә булучыларны эзәрлекләв киң колач алган. Шуңа күрә дә Николай Шветсов әлеге хакимиәтләр тарафыннан кыерсытылучы барлык кешеләргә мөрәҗәгәт белән чыккан. “Үзләренә карата төрле хөсетлекләр кылынган, хакимиәтләр тарафыннан эзәрлекләнгән кешеләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгәт итә ала. Без ул фактларны Россиә җитәкчеләренә һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын карарбыз”, - ди Николай Шветсов.

16 май көнне Җәмәгать трибуналы эшенә бәйле мәхкәмә утырышы үтәрме-юкмы әйтүе кыен. Анда Николай Шветсовка карата административ хокук бозу гаебе каралачагы гына мәглүм.
XS
SM
MD
LG