Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ана даны” медальләре тапшырылды


14 май Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бер төркем күп балалы аналарны бүләкләде.

75 анага “Ана даны” медальләре тапшырды. Әлеге медаль биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә. Шулай ук президент 6 гаиләгә “Газель” микроавтобуслары тапшырды. Башкортстанда микроавтобуслар 2001 елдан алып бирелә. Башта ул 10 балалы гаиләләргә бирелә иде, быелдан башлап 9 балалыларга да тапшырыла. 2001 елдан алып 24 гаиләгә шундый машиналар бирелгән.

Мортаза Рәхимов машина ачкычларын тапшырганда, биш балалы аналарга мөрәҗәгать итеп, “Газель” алырга сезнең дә мөмкинчелегегез бар дип, тырышырга чакырды.
XS
SM
MD
LG