Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җыены узачакмы?


Узган ай ахырында Уфада татар оешмалары вәкилләре җыены узарга тиеш иде.

Бина проблемасы сәбәпле, ул май ахырына күчерелде. Бина мәсъәләсе һаман да булса хәл ителмәгән. Сүз чараны үткәрү өчен хакимияттән бина сорау турында гына бармый. Төрле юллар белән бина тапкан, яки соңгы очракта ашханәләрдә үткәргәндә, хакимиятнең утларны өздереп, чараны ябуны таләп итүләрне оештыруы гадәти хәлгә әйләнде. Шуңа чараны оештыручылар хакимият ярдәм итмәсә дә, аяк чалмасын иде дип борчыла. Бина проблемасы хәл ителмәгән очракта, чараның ачык һавада үтүе ихтимал. Бу турыда җыенны оештыру комитеты әгъзасы, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG