Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре көрәшә


Чаллыда коръән уку, азан әйтү буенча бәйгеләр күп булды. Хәзер инде мөселманнар арасында көрәш оештыруга игьтибар бирелә. Беренче бәйгене Татарстан Диния Нәзарәте Чаллы мөхтәсибәте белән узган елның декаберендә кул көрәше буенча оештырды. 17 майда татарча көрәш буенча ярыш узды. Анда Татарстанның 21 район һәм шәһәреннән 125 кеше катнашты. Ярыш шартлары буенча көрәшчеләр 5 вакыт намазлы, ислам кануннарын үтәүче булырга тиеш. “Азатлык”ка Татарстан мөфтие Г. Исхакый үз фикерен белдерде:
“Бу бәйге безнең беренче тәҗрибә. Пәйгамбәребез (С.Г.В) үзенең бер хәдисендә әйтте: “ир кеше ук атуны, суда йөзү һәм атта чабуны белергә тиеш”. Кирәкмәгән җирдә кеше рәнҗетеп, күз яшен түгеп йөрүгә караганда көчеңне үз ара мөселманнар ярышында күрсәтергә кирәк. Яшәешне көч җыя торган, сәламәт тормышка багышласалар татулык булыр иде. Көрәшне оештыруга каршылык булмады, киресенчә, хуплау сүзләре генә булды. Бу- имамнарны, мәдрәсә шәкертләрен берләштерә. Ярышта катнашучыларның 5 вакыт намазлы булу шартына килгәндә, моны бер кем дә тастыклый алмый. Ләкин исламга, намазга омтылышлары булсын. Егетләребез көрәшә, хәрамнан тыела икән, алар киләчәктә намазга басар дигән уй бар. Намаз укымасаң, көрәшмисең дигән сүз юк. Ләкин мөселман булуы, һәрберебез белергә тиешле Фатыйха һәм Ихлас сүрәсен укый белүе үзенә күрә бер шарт”,-диде ул.
Ярышта Татарстан депутаты Р. Юнысыв иганәче буларак катнашты. Бәйге хакында ул мондый фикердә:
“Намазга баскан кеше булсын, бүгенге заман белән яшәүче булсын, көрәш- спорт. Ходайга да, дөньяга да туры килми торган җүнсез юлда йөрү ярамый. Кыйбласы булган кеше яктыга омтылырга тиеш. Беренче бәйгенең киләчәге бар” дип уйлыйм.
Бәйге карарга килгән яулыклы хатын-кызлар:
“Без Сарман районы, Җәлил бистәсеннән килдек. Мөселман егетләренең бил алышуын күзәтеп, борчылып утырабыз.-диделәр.
Авырлык үлчәвендә Норлат, Мамадыш, Балтач, Чаллы, Әлмәт вәкилләре беренче булды. Аларга 8 мең, 2 нче урынны алучыларга 5 мең, 3- нчеләргә 3 мең сум бирелде. Баш батыр булып Азнакайдан Илдар Алтынбаев калды. Аңа мөфти Г. Исхакый хаҗга юллама тапшырды.
XS
SM
MD
LG