Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия татар-төрек мәгарифеннән ник курка?


Басымга түзә алмаган ата-аналар, элеккеге укучылар Русиянең кизү чараларын сыйфатлы мәгарифне юк итүдә гаепләде.
Басымга түзә алмаган ата-аналар, элеккеге укучылар Русиянең кизү чараларын сыйфатлы мәгарифне юк итүдә гаепләде.

Татар-төрек мәктәпләрен яклап урам җыены ясалды. Ата-аналар дәүләткә коллар тәрбияләүче мәктәп кирәк, cыйфатлы мәгариф кирәкми, дип саный.

Казанда татар-төрек мәктәпләрен яклап “Мәгариф” оешмасы һәм ата-аналар урам җыены ясады. Аны Түбән Камадан килгән ата-аналар өйләгә кадәр башлап җибәрде. Кичкә таба исә шигарьләр күтәреп, лицейларны яклап имза җыеп эшне элеккеге укучылары дәвам итте. Аларны май ае ахырында төрек укытучыларының Русиядән куылуы аеруча борчый. Бу беренче чара гына түгел инде. Шулай ук якшәмбе көнне Камал театры каршында митинг да ясарга җыеналар.

Ә "Азатлык" хәбәр иткәнчә, узган якшәмбедә милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калу буенча тагын бер митинг узган иде. Анысы милли, татартелле яки татарҗанлы мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы булган.

Русиянең Татарстандагы кануннарны “саклаучы” вәкиле - прокуратурасы тарафыннан бу мәктәпләргә күрсәтелгән даими басымга түзә алмаган ата-аналар, укучылар һәм укытучылар дәүләтне һәм хөкүмәтне гаепләде. Чарада үз фикере белән катнашкан йөзгә якын кеше Русия президентына һәм хөкүмәтенә, Думага язган хатка имза да җыйды.

31 май җитсә нишләрләр?

Прокуратура тарафыннан мәктәпләргә күрсәтелгән басымга түзә алмаган ата-аналар,

Татарстанның “иң тирән белемле”, тәртипле балалар тәрбияли торган, югары рейтинглы саналучы уку йортларын инде Русия прокуратурасы вәкилләре берничә ел тикшереп тора. Ә көн кадагына сукканы исә: 31 май көнне белем бирүче төрек укытучылары китәргә тиеш, дип хәбәр ителгән. “Соңгы кыңгырау, имтиханнар алдыннан балаларны борчуга салдылар”, - ди җыендагылар.

“Визалары дөрес түгел, яки дипломнары юк дип махсус каныгалар. Чөнки төрекләр безнең балаларга бик югары сыйфатлы белем, тәрбия бирә”. “Безнең балалар башка укытучыларны кабул итмәячәк. Алар киткәч бу мәктәпләр гадәти уку йортына әйләнәчәк”, - дип чыгыш ясады катнашучылар.

Казанның нәкъ үзәгендәге “татар белән төркине яклаган” Гумилев һәйкәле янына Түбән Камадан биш машина килгән. Түбән Камада егерме дүртенче интернат-лицейда балалары укый. Шул мәктәп ата-аналары хәбәр итүенчә, бу уку йортының татар мөдирен дә эшеннән алырга телиләр икән. “Башта төрек мөдирне алдылар, хәзер татарын да алырга телиләр. Төрек укытучыларны да куалар. Аннары телләрне дә бетерәчәкләр, мәктәп гадәти шантрапа оясына әвереләчәк”, - ди башкаладан читтә калган химикләр яшәүче шәһәр кешеләре.

“Минем улым - кол була алмый!”


Дәүләткә коллар тәрбияли торган мәктәпләр генә кирәк, ди Әлнур Хәдиуллин.

Әлнур Хәдиуллин үзе авылдан, фермер. Түбән Камада төрекләр янында улы укый. “Без азат булыйк дип ышанып яшь вакытта мәйданнарда демократия сорап йөрдек. Тик ил азат булып китә алмады. Ә безнең балаларның күңеле хәзер үк инде азат, чөнки алар шушы уку йортларында белем ала. Минем улым - кол була алмый! Төрек укытучылары сыйфатлы белем дә бирә, кеше рухын да үстерә белә. Безгә андый белем алу бәхете тәтемәде инде, ник балаларыбызга андый бәхет бирелми? Димәк, дәүләткә коллар тәрбияли торган мәктәпләр генә кирәк”, – ди Әлнур Хәдиуллин.

Махсус рәвештә сәяси басым ясау

Катнашучылар ирекле белем сайлап алу хокукын таләп итте. Һәм шулай ук прокуратураның әлеге уку йортларында бертуктаусыз үткәрелгән тикшерүләрен, алар махсус рәвештә сәяси басым ясау, дип атады. Ата-аналар, балаларының яхшы һәм тәрбияви белем алуы Русия хәкүмәтенә ошамый, дип санный башлаган. Ә тикшерүләре юкны бар итеп төрле сәбәпләр табарга тырышу, дип бәяләнә.

Инде алдан ук “Азатлык” хәбәр иткәнчә, төрек укытучыларына дин һәм дини китаплар тарату гаебе дә ягылган. Моны милли зыялылар исламнан, төрекләрдән һәм татарлардан көлү, аларның хисләрен көчләү дип тә бәяләде.

Халык баласына инглиз телендә укыту тыелган, үзләренеке Шотландиядә укый

Урам җыеныда катнашучылар бу уку йортларын тәмамлаучыларның Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә укуын әйтте. Шулай ук ата-аналарны Русиянең мәгариф министрлыгы барлык төбәкләргә җибәргән бер фәрманы да борчый. Анда башка фәннәрне инглиз телендә укыту тыелган. Ә Татарстанда төрек мәктәпләрендә фәннәр инглиз телендә укытылган, шуңа күрә алар яхшы чит ил университетларында укый ала да икән инде. Дөрес, Русия түрәләре балалары андый белемне Шотландиягә дә барып ала ала. Ә түрә яки акчасы булмаганнарга нишләргә?

Гомумән, башка мәктәпләрдә балалар еш кына бер тел: урыс телен генә белә. Ә төрекләр ярәмендә исә инглиз, урыс, төрек һәм татар телендә яхшы белем бирелә, ди.

Алдарга, сытарга, сатарга авыр булачак

Русия президентына һәм хөкүмәтенә, Думага язган хатка имза да җыелды.

Шуңамы, тикшерүчеләрне юнәлдерүчеләр исә я фәннәрнең инглиз телендә укытылуына канәгатьсезлек белдергән, әле балаларның анда иманлы яки тәртипле булуы шик уяткан. Яки татар-төрек уку йортларында тыелган китаплар “табыла”. Татар җәмәгатьчелеге монда сыныкка сылтауны, төректән куркуны күрә.

Тик башка инглиз яки башка телләрне камил өйрәтергә тырышучыларны ябарга теләмиләр, ә төрекләргә каныктылар, ди әниләре. “Димәк безнең мәктәпләр аеруча яхшы эшли, алардан наркоманнар чыкмый, белемнәре югары. Шуңа ябалар”, - дип саный алар. “Безнекеләрне алдарга, сытарга, сатарга авыр булачак”, - дип сөйләүче ата-аналар да бар.

Татар-төрек мәктәпләрне бетереп финансчы яки икъсадчы булырга укып йөрүче студентлар да вәзгыятькә аптырый. “Минем сыйныфташлар барысы да яхшы укыды. Без университетта да иң яхшы укучылар рәтендә”, - ди саф татар телендә казанлы Рәсим Кадыйров.

Башка мәктәпләрдә бала укытырга куркалар

Билгеле булганча, Казанда шактый инглиз яки башка телле уку мәктәпләре бар. Тик аларда укучыларга наркомания, тәмәке тарту, ялкаулык чирләре дә хас икән. Моны ата-аналар да раслый. “Без башка мәктәпләрдә бала укытырга куркабыз”, - ди алар.

Катнашучылар ирекле белем сайлап алу хокукын таләп итте.

Фәния Хуҗәхмәтнең энекәше һәм сеңлекәшен Казанда төрекләр укыткан. “Менә Бөгелмәдә ике укучы кыз төнге клубтан кайтканда көчләнде. Казанда ике кыз эмо фәлсәфәсе белән поезд астына керде. Урам тулган җинаять белән. Алар кайда укый, укытучылары кем? Ник алар язмышы өчен беркемдә җавап бирми? Аллага шөкер, безнең балалар һәм дуслары начар юлда йөрми. Шунда ук Зөфәр Хәйретдинов, Зөһрә Шәрәфиева балалары да әйбәт укыды. Ә укытучыларын никтер гаеплиләр”, - дип сөйли ул.

“Аларга барып юыну бүлмәләрендә комган юкмы, дип тикшеренеп йөриләр. Чисталык, гигиена, гореф-гадәт куркыта. Үзләре хуп күргән мәктәпләрнең бәдрәфләрендә исә тәмәке төпчеге, презерватив, наркотиклы шприц яки сыра шешәләре барлыгын, ә сөлге яки сабын булмавын күрми алар”, - дигән иде “Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ “Азатлык”ка.

Әбиләр елады

Урам җыенында укучыларның әбиләре дә бар иде. Гомер күргән карчыклар елый-елый төрек укытучыларын мактады, түрәләргә ялварды. “Кумагыз, япмагыз”, - дия-дия. Тик Татарстандагы Русия прокуроры Кафил Әмиров аларны аңламый. Ул ата-аналарны прокуратурага очрашуга чакырды. Чәршәмбе көнне ул журналистларга төрекләрнең "канун бозуын" аңлатты. Лицейларны яклау буенча кемнәрнеңдер "кыйммәтле" махсус чаралар оештыруын да сөйләде.

Ничек уйлыйсыз, урамга чыгучылар хаклымы? Татар-төрек мәгарифен саклап калу кирәкме? Саклау юллары нинди?

XS
SM
MD
LG