Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда президент сайлавы якшәмбегә билгеләнде


Либан парламенты президентны сайлар өчен якшәмбе көнне җыелачак. Парламенттагы көндәш көчләр узган айда ук бу вазифага гаскәр башлыгы Мишель Сөләйманны тәкъдим итәргә килешкән иде.

Хөкүмәт һәм Хизбулла җитәкчелегендәге оппозиция арасындагы киеренкелек сәбәпле тавыш бирү 19 тапкыр кичектерелде. Либан 2007 елның ноябреннән бирле президентсыз яшәде. Узган якшәмбе көнне каршы тарафлар бу сәяси низагны чишү турында килеште.
XS
SM
MD
LG