Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Либандагы татулашу килешүен хуплый


БМО Иминлек Шурасы Либандагы көндәш көчләрнең илдә ельярым дәвам иткән сәяси кризиска чик кую турында килешүен нык хуплавын белдерде.

БМО Иминлек Шурасының 15 әгъзасы да хуплаган, әмма үтәлүе мәҗбүри булмаган бу белдерүдә көнбатыш яклавындагы Либан хөкүмәте белән Хизбулла җитәкчелегендәге оппозиция арасында төзелгән килешүнең барлык өлешләрен дә үтәргә кирәк диелә.

Килешүдә сүз бу якшәмбедә Либан президентын сайлау һәм уртак хөкүмәт төзү турында бара.
XS
SM
MD
LG