Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясендә "сәбәпсез" үлемнәр саны арта



Мәскәү – Русиянең саклану министрлыгы армиядә "сәбәпсез" үлемнәр саны артуын белдерде.

Апрель аенда гына төрле җинаять һәм казалар нәтиҗәсендә 44 хәрби һәлак булган. Шуларның 19-ы үзләренә кул салган. Март аенда андый корбаннар саны 35 булган.

Ел башыннан алып санаганда Русия армиясе бер көн дә сугышмыйча 135 хәрбиен югалткан.

Бу саннар саклану министрлыгының рәсми интернет сәхифәсендә китерелгән.

XS
SM
MD
LG