Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ислам финанслары семинары узачак


5-6 июнь көннәрендә Казанда беренче "Ислам финанслары: банкчылык һәм иминият” исемле беренче халыкара семинар узачак.

Семинарны оештыруда Ислам белем бирү һәм тикшеренүләр институты катнаша. Бу институт Ислам үсеш банкы төркеменә керә. Шулай ук Русия ислам университеты һәм “Линова” атлы инновация-финанс төркеме дә аны оештыруда катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында согудъ гарәбе Мөхәммәт Чапра, малайзияле Судин бин Харо, бошнак Сәет Мөхиб белән бергә бер татар да бар. Ул - Мәскәүдә яшәүче яшь хокук галиме, ислами икътисда белгече Ренат Бәккин.

Билгеле булганча, 2007 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али белән очрашкан иде. Очрашу нәтиҗәсендә Ислам үсеш банкы химаясе астында халыкара инвестиция җыелышын Татарстанда уздыру карар бирелгән иде. Бу гарәп дөньясы бизнесменнары Татарстан белән якыннанрак танышсын, аның ничек яшәвен күрә алсын өчен, дип эшләнелә. "Ислам илләре эшмәкәрләре Татарстан җире, аның икътисади мөмкинлекләре, халкы белән якыннан танышуын, уңышлы хезмәттәшлекләр урнаштыруын телим", - дип узган елны Әхмәт Мөхәммәд Али белдергән иде.

Бу планлаштырган ятырым-инвестиция конференциясе 9-12 июнь көннәрендә Казанда ясала. "Ислам финанслары: банкчылык һәм иминият” семинары исә шуның алдыннан оештырыла.

XS
SM
MD
LG