Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары кимсетелде


Башкортстандагы татар авыллары вәкилләре Русиянең иң зур татар авыллары ассоциациясен оештыру җыенында катнаша алмады.

Шушы көннәрдә Татарстанның Актаныш районында Русиянең иң эре татар авыллары ассоциациясен оештыру җыены булып үтте. Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтае карарына нигезләнеп үткәрелде бу мөһим җыен.
Актаныштагы оештыру җыенында Башкортстаннан да күп кенә татар авыллары хакимият башлыклары катнашырга тиеш булган. Ләкин республика хакимиятләре аларга күрше республикага баруны катгый тыйган икән. Бу хакта Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сөйләде. Аның сүзләренчә, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, Русия Фәннәр академиясенең Этнология институты галимнәре белән берлектә, Башкортстандагы һәрберсе 1 меңнән артык кеше яшәгән 59 иң зур татар авыллары исемлеген әзерләп, Казанга җибәргән булган. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты шулардан тагын сайлау үткәргән һәм ул авылларның хакимият башлыклары исеменә дә, респулика җитәкчелегенә дә чакырулар җибәргән булган. Ләкин Башкортстан түрәләре, ни сәбәпледер, татар авыллары вәкилләрен Татарстанга җибәрмәүне хуп күргән.
“42 татар авылының берсеннән дә ассоциация җыенына вәкилләр җибәрелмәде”, - ди профессор Мәҗит Хуҗин.
Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, республика хакимиятләре каршылыгына карамастан, Башкортстан татар авылларын Русиянең иң зур татар авыллары ассоциациясенә кертү тырышлыклары тукталмаячак.
“Моның өчен якын арада без сайлап алган авыллардан хакимиятләргә бәйле авыл советы башлыкларын түгел, ә татар милли хәрәкәте әйдаманнарын Уфада җыеп алачакбыз. Нәкъ менә алар Русиянең иң зур татар авыллары ассоциациясендә үз төбәкләрен вәкиллек итәчәк”, - ди Мәҗит Хуҗин.
XS
SM
MD
LG