Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исле май сипмәскә, ирләргә карамаска


Төркиянең дин эшләре комитеты хатын-кызларга өйдән чыкканда исле май сөртеп ирләрнең игътибарын җәлеп итмәскә кушты. Җәмгыятьне исламлаштыру дәвам итәме?

"Хатын-кызлар сак булсын, аларның котыртучы маддәләре бар. Шулай ук алар бизәнү әйберләрен һәм гәүдәләрен күрсәтмәс өчен төренеп йөрергә тиеш."

Узган атнада комитетның интернет сәхифәсендә "Җенси тормыш" исемле мәкаләдә хатын-кызларга рөхсәт ителгән һәм ителмәгән әйберләр басылып чыкты.

Ирләр белән сөйләшкәндә хатын-кызларга җитди булырга, ирләрнең күңелендә ниндидер ялгыш хисләр тудырган ишарәләр ясамаска һәм сүзләр әйтмәскә киңәш ителә.

Төркиянең "Диянәт" дип аталган дин эшләре комитеты мондый "яшәү дәреслекләрен" еш бастыра. Әмма соңгы бу мәкаләгә дәүләтнең дөньяви төзелешен яклаучылар һәм хатын-кызларның үзләреннән тәнкыйть зурдан булды. Мәкалә флирт һәм ирләр белән аралашуны зинага тиңли һәм моның өчен бөтен җаваплылыкны хатын-кызларга йөкли.

Шулай ук өйләнешмәгән ир белән хатын-кызның бергә күренүе, хатыннарның ирләр белән бергә эшләве һәм хатын-кызларның өйләреннән тыш исле май сибүләре тыела дигән сүзләр күпләрнең ачуын чыгарды.

Журналист Йосыф Канлы бу кагыйдәләрне Талибан карашлары белән чагыштыра:

"Исле май сибенү – гөнаһ. Ирләр белән гыйшык уйны уйнау – флирт итү рөхсәт ителми. Ир белән хатынның бергә урамга чыгуы – гөнаһ. Нәрсә соң бу? Бу бит Талибанның Әфганстанда керткән кануннары белән бер, " - ди журналист.

Диянәт – хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсе - 1924 елда төзелгән. Оешма Төркиядәге 80 меңләп мәчетне идарә итә, имамнарны билгели, җомга вәгазләренең эчтәлеген күзәтә. Төркиядә дин дәүләттән аерылган санала, шуңа да хөкүмәт каршындагы бу комитетның "хатын-кызларны түбәнсетү һәм аларга түбән сыйныф кешеләре итеп карау" акылга сыймый.

"Инде 85 ел дөньяви дәүләттә яшәгәннән соң мондый көлке сүз әйтергә кемнең башына килә," - ди журналист.

Ачу һәм аптыраш тудырганы – идарәнең хатын-кызларга исле май сибүне тыюы булды. Диянәт мәкаләсендә "Пәйгамбәребез өйләреннән духи сибеп чыккан һәм урам буйлап йөргән хатын-кызлар турында начар фикер йөрткән" диелгән.

Ислам белгечләре исә моны кире кага. Исле май куллану – мөселманнар тормышының бер өлеше санала.

"Замана хатын-кызы буларак мин гел парфюм кулланам, исламда тәмле ис килеп тору бик мөһим," - ди Әнкара Университетының дин белеме факультеты профессоры Наһдә Бозкурт.

Һәм Мөһәммәд пәйгамбәр нәрсәнедер тыйган булса да – моның VII гасырда булганын онытмаска кирәк, хәзер без бөтенләй башка мәдәни, социаль һәм сәяси шартларда яшибез, ди профессор ханым.

2002 елда Төркиядә хакимияткә Гаделлек һәм Тәрәккыять (АК) партиясе килде. Ислам тамырлары булган бу фиркане күпләр җәмгыятьне исламлаштыруда гаепли.

Быел прокурорлар АК партияне илдә дин белән дәүләтнең аерым булу принцибын бозуда һәм моның белән конституцияне бозуда гаепләп Төркиянең Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Моңа исә АК партиянең яулык бәйләгән кызларга дәүләтнеке булган югары уку йортларына керүен рөхсәт иткән канун кабул итүе сәбәп булды.

Прокурорлар фирка җитәкчеләрен – премьер-министр Тайып Ердоанны, президент Абдулла Гүлне һәм партиянең берничә әүзем әгъзасен сәяси эшчәнлектән тыярга сорады. Конституция мәхкәмәсе карарны берничә айдан игълан итер дип көтелә.

Оппозициядәге Җөмһүриять Халык Партиясе исә яулыклар мәсьәләсен мәхкәмәгә бирде. Конституция мәкәмәсе бу канунны 5 июнь көнне гамәлдән чыгарды.
XS
SM
MD
LG