Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент вазифасы гамәлдән чыгарылачакмы?


9 июньдә «Газета» дип аталган матбугат чарасы Татарстан дәүләт шурасындагы үз чыганакларына таянып, Татарстан республикасында президент вазифасы бетерелергә тиеш, дигән хәбәр белән чыкты.

«Газета»ның язуына караганда, конституциягә үзгәрешләр керткәннән соң ,Татарстан дәүләт шурасы таралырга тиеш. Ә инде яңа сайлаулардан соң дәүләт шурасы җитәкчесе итеп, хәзерге президент Миңтимер Шәймиев билгеләнергә тиеш. «Газета» мәгълүмәтләренә караганда, Русиядәге республикаларда президент вазифалары гамәлдән чыгарылып, Русиядә бары тик бер генә президент калуы күздә тотылачак.

Бу хәбәргә карата үз фикерен һәм аңлатма бирүен үтенеп, без Русиядә Татарстанның вәкиле Назиф Мирихановка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:

«Бу сүзләр генә түгел, аны тормышка ашыру да күптәннән бара. Русиядәге ике республика – Дагыстан белән Хакасиядә андый вазифалар инде гамәлдән чыгарылган. Газета аша бу инде җәмәгатьчелеккә белдертү», диде ул.

Референдум ук булмаса да, халык фикерен тикшерергә дә вакыт таләп ителәчәк» дигәнгә, Назиф Мириханов болай дип җавап кайтарды:
«Фикер тикшерергә әлбәттә вакыт кирәк. Бу эшләр тиз генә эшләнәсе әйберләр түгел. Әле конституциягә дә үзгәрешләр кертергә кирәк булачак», диде ул.

Ә инде Татарстан президенты бу хәлгә үзе ничек карый, аның фикерен беләсезме дигән сорауга Назиф Мириханов «Юк, бу хакта бер мәгълүмәтем дә юк», дип җавап бирде.

Президент вазифасын гамәлдән чыгару республиканың үзбилгеләмәсенә дә янамыймы соң, Татарстан республикасы тора-бара Казан губернасына әверелмәсме дигән сорауга Назиф Мириханов болай дип аңлатма бирде:

«Республика дигән билгеләмә калырга тиеш. Бары тик республиканың иң югары җитәкчесе вазифасы гына башка исем белән аталачак. Русия федерализга йөз тотып бара. Дөньяда үзгәрешләр бик күп. Без бу үзгәрешләр татар халкы файдасына булачак дип уйлыйбыз. Рух көчле булырга тиеш», диде Назиф Мириханов.

Шулай итеп, «Газета» дип аталган матбугат чыганагының язуына караганда, тиздән Татарстанда президент вазифасы гамәлдән чыгарылачак. Безнең әңгәмәдәшчебез Татарстанның вәкиле Назиф Мириханов фикеренә караганда, үзәк җитәкчелектә бу инде күптәннән күздә тотылган мәсьәлә. Хәтта ике республикада - Дагыстан белән Хакасиядә президент вазифалары инде юкка чыгарылган. Татарстанның Русия федерациясендәге вәкиле Назиф Мириханов Русиядә федерализм алгарыш алып барган бер мәлдә, республика башлыгы вазифасы үзгәрүе, татар халкының яшәешенә начар тәэсир ясамаячак дип ышана.
XS
SM
MD
LG