Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җитәкчелеге газ сату өчен төрле алымнар куллана


Бу көннәрдә АКШ сенаты комитетында “Нефть, олигархлар һәм мөмкинлекләр: Үзәк Азиядән Европага кадәрге энергетика” дип исемләнгән тыңлауларда “Газпром"ны катгый тикшерү кирәк, диелде. Русия энергетика тирәсендә шикле эшләрнең булуы һәм боларда Медведевның катнашлыгы әйтелә.

Сенаторлар каршында элекке президент киңәшчеләре Збигнев Бжезински, Леон Фуерт, “Азатлык”ның элеккеге аналитигы, хәзерге вакытта AZEart Group ширкәте җитәкчесе Роман Купчинский һәм Худсон институтының Европа-Азия сәясәте үзәге директоры Зейно Баран чыгыш ясады.

Роман Купчинский “Газпром”га Нью-Йорк кыйммәтле кәгазьләр базарына үз акцияләрен урнаштырырга мөмкинлек биргәнче аны тикшерү кирәк, чөнки әлеге ширкәт тирәсендә шикле кешеләр һәм эшләр бар, ди.

Роман Купчинский
Купчинский соңгы вакытта “Газпром” һәм “Русукрэнерго” ширкәтләре эшчәнлеген тикшерү белән шөгыльләнде. Ул Русия энергетика өлкәсендә оешкан җинаятьчел төркемнәр эшли һәм боларны Русия хакимияте белсә дә, тыныч кына хуплый дигән фикердә тора. Монда ул Русия президенты Дмитрий Медведев исемен телгә ала.

Өч атна элек Медведев “Русукрэнерго”ның бер башкарма директоры – Констнтин Чуйченконы үзенең киңәшчесе итте. Әлеге ширкәт Швецариянең Цуг җирлегендәге ширкәтнең 50% акцияләре - “Газпром”да, ә калган 50% исемнәре яшерелгән ике украин эшмәкәрендә. Һәм нәкъ шул эшмәкәрләр Русия энергетикасы тирәсендәге җинаятьчел төркемнәр белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнә.

Купчинский фикеренчә, Русия энергетика тирәсендәге җинаятьчел төркем элекке Советлар Берлеге һәм
Варшава килешүе илләрендәге бу өлкәдәге эшләрне үз тикшерүендә тота. Мисал итеп, Русия кешеләренә караган ширкәтләрнең Романия алюминий һәм алтын чыгару бизнесын тартып алынуы китерелә. Шулай ук маҗар газ бүлү бизнесының күп өлешен “Газпром” белән бәйле төркемнәрнең тикшереп торуы әйтелә.

Сөйләшүләрдә билгеләнгәнчә, Мәскәү Европадагы сәяси басымны арттыру өчен нефть һәм газ өлкәсен үз күзәтүендә тотарга тырыша. Һәм бу максаттан төрле юллар кулланыла. Хәтта кайбер Европа илләре җитәкчеләренең Русия уеннарына кушылуын да күзәтергә мөмкин. Мисал өчен, Алманиянең элеккеге канцлеры Герхард Шредер хәзер “Газпром”га эшли, Греция, Маҗарстан, Австрия хөкүмәте дә Русиянең энергетика өлкәсендәге барлык башлангычларын хуплап килә, Италия премьер-министры Берлускони да Владимир Путин белән бу юнәлештә уртак фикердә булуын күрсәтә.

Русия инде советлар заманыннан калган Европага нефть кудырту юнәлешен үз карамагында тотмакчы була. Аерым алганда, Урта Азияне дөньякүләм базарга чыгудан ничек тә читләштерергә тырыша. Чөнки үзе алардан нефть һәм газ сатып алып, аны кыйммәтрәккә Европага җибәрә.

Сенатның комитет утырышында Купчинский АКШның энергетика иминлеген булдыру өчен конгресс ниндидер чаралар күрергә, ә Америка юстиция министрлыгы бу өлкәне үз күзәтү астына алырга тиеш, ди. Ул Русия энергетика бизнесының һәм хакимиятне шикле төркемнәр белән бәйле булуы турында дәлилләр шактый булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG