Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлар бер яклы


Мортаза Рәхимов Шәймиевның фикерләрен тулысынча хуплыйм.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның Казанда узган урыс матбугаты конгрессындагы фикерләре Башкортстанда игътибар үзәгендә кала. Ниһаять, республика президенты Мортаза Рәхимов та бу уңайдан фикерләрен белдерде.

Ул Шәймиевның төбәк президентлары вазифасын бетерүгә каршы чыгышы уңаенан: “Төбәкләр президентларын бетерү-бетермәүне үзләре хәл итәргә тиешләр. Русия күпмилләтле һәм күпконфессияле ил. Төбәкләр үз чынбарлыкларыннан чыгып эш итәргә тиеш. Мин Шәймиевның фикерләрен тулысынча хуплыйм”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG