Accessibility links

Босниядә футбол җанатарлары тәртипсезлекләр оештырды


Хорватия такымының "Евро2008" беренчелегендә җиңелгәннән соң, бу ил өчен җан атучылар Сараевода тәртипсезлекләр оештырды. Урамнарга меңнән артык полиция хезмәткәре чыгарылды, алар Хорватия һәм Төркия җанатарларын бәрелешләрдән саклап торды. Әмма барыбер дистәләрчә кешенең хастаханәләргә эләгүе хакында билгеле. Алар арасында Төркиягә теләктәшлек күрсәткән Босния мөселманнары булган, шулай ук 4 полиция хезмәткәре дә зыян күргән. Шул ук вакытта, Сараеваның мөселманнар яшәгән өлешендә меңләрчә кеше Төркия командасының җиңүен бәйрәм итте, күбесе Төркия байракларын болгады. Уен булган Венада да, стадионда ике такым җанатарлары арасында бәрелешләр булган дип хәбәр ителә. Шимбә кичендә "Евро-2008" беренчелегендә Русия камандасы, Холландия такымы белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG