Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 3 футбол җанатары һәлак булды


Европа футбол беренчелегендә чирек финалда Русиянең Һолландияне җиңүен бәйрәм итү Казанда 3 кешенең үлеме белән тәмамланды.

4 җанатар утырган машина Ершов урамы буйлап үзәккә таба барганда улдан чыгып баганага бәрелде.
Машина йөртүче һәм алды утыручы юлчы шунда ук үлде.

Артта утырган 2 юлчының берсе соңрак хастаханәдә үлде.
XS
SM
MD
LG