Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәдән Израильгә 2 ракета атылды


Сишәмбе Израильгә Газзә Сызыгыннан атылган 2 ракета килеп төште. Корылмаларга беркадәр зыян килсә дә, яраланучылар юк.

Полиция әйтүенчә, бу Газзәдә хакимияттә булган Хәмас төркеме белән Израиль арасында үзара һөҗүм итмәү килешүе гамәлгә кергәннән соң фәлестин җирләреннән атылган беренче ракеталар булган.
Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Исламчы Җиһад төркеме алды.

Узган төндә Израиль хәрбиләре Көнбатыш Ярдагы Наблус шәһәрендә 2 фәлестинне, шул исәптән бер Исламчы Җиһад сугышчысын үтергән иде.
XS
SM
MD
LG