Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татарские Новости» газетасына 15 ел!


15 ел буе татарлар өчен эшләп килгән, хәзер инде федераль газета югарылыгана ирешкән «Татарские Новости» газетасы 4 июльдә үзенең юбилеен уздырычак.

Сабан туе алдыннан Мәскәүдә тагын бер зур гына чара көтелә. 4 июльдә «Татарские новости» газетасы үзенең 15 еллыгын билгеләп, «Русиядә милли матбугатның роле» дигән темага Русия күләмендәге зур конференция әзерли. Ул чара татарларның тарихи йортына урнашкан милли мәдәни үзәктә булырга тиеш.

55 мең тираж белән чыга торган «Татарские Новости» газетасын Русиянең барлык төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Хәзер бер ел инде газета үз эчендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты органы булган «Миллият» дип аталган кушымтаны да бастырып килә. Шушы уңайдан газета юбилеена Русиянең күп кенә төбәкләрендә барлыкка килгән милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре дә килергә җыена. Алар газета юбилеенда катнашып, шул ук көнне кич белән Измайлово концерт залында татар сәнгать осталары концертын карый алачак һәм икенче көнне мәскәү Сабан туенда катанашачак.

Газетаның 15 еллыгына багышланган тантаналы очрашуда Татарстан җитәкчелегеннән, Мәскәү хөкүмәтеннән дә, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстанның массакүләм матбугат чыганаклары вәкилләре дә килер дип көтелә.

Газета хакында төп хисапны, газетанының барлык матди чыгымнарын үз өстенә алып дөньяга чыгаручы, бүгенге көндә дәүләт Думасы депутаты Ильяс Мөслимов ясыячак. Чыгыш ясаучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Федераль милли-мәдәни мохтәрият рәисе Илдар Гыйльметдинов та бар.

Газета юбилеенда катнашачак төбәкләрнең милли мәдәни мохтәрият җитәкчеләре белән Илдар Гыйльметдинов мохтәрият мәсьәләре хакында аерым очрашып сөйләшүне дә күздә тота.

Чит төбәктән килүчеләргә Илдар Гыйльметдинов, чираттагы Дәүләт Думасы утырышында Федераль автономияләр турындагы канунга кертеләчәк үзгәрешләр хакында хәбәр итәчәкмен, диде. “Андый үзгәрешләр депутатлар тарафныннан кабул ителсә, федераль милли- мәдәни мохтәрияткә кергән оешмаларга федераль үзәккә үз ярдәмен күрсәтә алу хокукы биреләчәк. Шулай ук Русиянең мәдәният министрлыгы да милләтләрне саклау һәм үстерү турында үз программасын әзерли. Безнең дә ул программа кысаларында үзебезнең планнарны тормышка ашыру каралачак”, диде Илдар Гильметдинов.

Әле бит көз айларында мохтәрияткә 10 ел тулу датасы тора. Шул вакыйганы ничек итеп уздырыу турында да уртага салып сөйләшү булачак, диде ул. Төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтәриятләрнең эшләре хакында язып, аларны башка төбәкләрдәге милләттәшләр белән таныштырып баручы «Татарские новости» газетасынынң әһәмияте бик зур, без хәзер аларга үзебезнең яктан матди ярдәм күрсәтүне тормышка ашыра башладык, без ул газетаны Федераль милли-мәдәни мохтәрият органы дип күзаллыйбыз диде, автономия башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Шулай итеп, Мәскәү Сабан туе алдыннан 15 ел буе татарлар өчен эшләп килгән, хәзер инде федераль газета югарылыгана ирешкән «Татарские Новости» газетасы 4 июльдә үзенең юбилеен уздырычак. Ул бәйрәмдә Федераль автономиягә кергән төбәк милли-мәдәни мохтәрият җитәкчеләре дә катанашачак. Бу форсаттан файдаланып алар үзләренә кагылган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәчәкләр. Шул ук көнне Измайловадагы концерт залында Илһам Шакиров, Салават, Айдар Галимов, Альберт Асадуллин, “На-На” төркеме, Наилә Фатыйхова, Роза Хәбибуллина һәм башка «Татарские новости» газетасын битләрендә басылган артистлар катнашындагы концерт программасын карыячаклар. Ә инде икенче көнне, 5 июльдә, Битца спорт комплексында узачак Мәскәү Сабан туенда да катнашачаклар.
XS
SM
MD
LG