Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар җыенга әзерләнә


5 июль Чишмә районында мөселманнар җыены узачак.

Чара Чишмә касабасында булачак. Анда Русия мөфтие Тәлгать Таҗетдин “Исламның гаиләдәге урыны” исемле темага чыгыш ясаячак, артабан балалар арасында Коръән уку буенча бәйге булачак. Чара Хөсәенбәк мавзолеена сәфәр белән тәмамланачак. Хөсәенбәк төбәктәге иң беренче ислам рухание булып санала. 2004 елдан алып Чишмә районында аның истәлегенә шундый җыеннар уза.
XS
SM
MD
LG