Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Евразия фәнни форумы


Форумда катнашучылар
Ksu.ru фотосы
Форумда катнашучылар Ksu.ru фотосы

Форумда Татар-башкорт, үзбәк, иран, төрек галимнәре, Швейцария, Израиль, Русия һәм башка ил галимнәре милли проблемалар, халыкара мөнәсәбәтләр турында фикер алыша.

Чара Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең конференцияләр залында уза. Анда чыгыш ясаган академик Индус Таһиров: «Евразия – ул планетаның дөнья тарихында төп, иң әһәмиятле вакыйгалар булып үткән, хәзер дә бара торган һәм киләчәктә дә шулай булачак мөһим өлеше. Ягъни Евразия киңлекләрендә барган нәрсәләр бөтен планетага тәэсир итә. Шуңа күрә «Евразия киңлеге: цивилизацион кризислар һәм гражданлык аңлашу юлларын эзләү ул», дип белдерде.

Форум шулай ук игътибарны кабаттан Төркмәнстан президентының Татарстанга килеп китү вакыйгасына юнәлтте. Чәршәмбе көнне форумда Казан галиме Алберт Борһанов Амудәрья, Сырдәрья һәм Идел-Урал төбәгенең Европа белән Азияне тоташтырып торудагы вазифасы турында фәнни чыгыш ясый. Сүз төркмән һәм татарлар үрнәге турында. Халыкара мөнәсәбәтләрне киңәйтер өчен Борһанов Татарстанга евразиячелек идеясен кулланырга тәкъдим итә.

Оештыручылар арасында Татарстан мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, фәннәр академиясе, Казан шәһәре хакимияте, "КамЭнергоРемонтХолдинг» берләшмәсе дә бар. Форум эшенә Казандагы Төркия һәм Иран консуллыгы да телкәтәшлек күрсәтә. Чара унбер бүлеккә бүленеп эшли. Алар арасында Евразия киңлекләрендәге мәдәниятләрнең үзара аңлашып яшәве соравы зур урын алып тора. Төрле илләрдән катнашучылар халыклар арасындагы низагларны чишү юлын да эзли.

XS
SM
MD
LG