Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия депутатлары яшьләрне “коткара”


Думага “балаларның әхлагын саклау” дип аталган канун өлгесе тапшырылды. Илдә коммендант сәгатьләрен кертү, Һэлловин кебек “куркыныч” бәйрәмне тыю мөмкинме?

Мәскәү паркларының берсендә сап-сары итеп буялган чәчле, өстенә тар күн чалбар һәм күн бишмәт кигән Ирина исемле яшь кыз иптәшләре белән сыра эчеп матур кояшлы һавада ял итеп утыра.

Үз чәчләре төсенең эзе дә калмаган, барлык тишекләренә алка тагылган бу кызлар дөньяның башка почмакларындагы үсмерләрдән бер дә аерылмый. Хәзер модасы шундый, чөнки. Әмма Мәскәүдә генә андыйларга каршы хөкүмәт чаралар күрергә җыена.

“Тәнгә алка тагу (пирсинг) – үз үзеңне таныту чарасы. Кешеләрнең үзләрен ничек телиләр – шулай күрсәтү хокукы бар. Әгәр дә балага мондый хокук яшь чакта ук бирелсә, үсә төшкәч аның кызыксынуы бетәргә мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, рәсмиләрнең моңа нинди катнашы була ала – аңламыйм. Бәлки алар чәчне ничектер буяуны яки аны бер төрле итеп кистерүне дә тыярлар?”, ди рәсмиләрнең бу адымнарына бик ышанып бетмәгән Ирина.

Әмма беренче адымнар ясалган инде. Июнь аенда Русиянең Дәүләт Думасына “балаларның әхлагын саклау” дип аталган кануннар өлгеләре һәм аларга өстәмәләр җыентыгы тапшырылды. Әгәр дә бу кануннар кабул ителсә, Русиядә яшьләргә нәрсә кияргә, нинди музыка тыңларга дигән киңәшләр булачак.

Балалар арасында эчкечелек һәм порнографиягә каршы көрәш белән бер дәрәҗәдә мәктәп яшендәгеләргә кичке 10 соң урамга чыгу, тәннәренә тамгалар ясату һәм алкалар тагу тыелырга мөмкин.

Хөкүмәтнең мәктәпләргә тәкъдимнәре арасында шулай ук Һэлловин кебек “кабак бәйрәмен” һәм Изге Валентин – гашыйклар көнен тыю да бар. Бу бәйрәмнәр “Русия мәдәниятына туры килми” дип табылган. Бу бәйрәмнәр тыелса – куркыныч җеннәр һәм скелетлар шәкелендәге уенчыклар да тыелачак.

"Готлар Русиянең социаль тормышыннан китәргә тиеш"
Яшьләр арасында хәзер модада булган “Эмо” (80 еллар уртасында барлыкка килгән хардкор-панк стиленең бер төре. “Эмо” стилендәге музыкада төп ролне җырчы-башкаручы уйный, аның башкаруында каты итеп кычкыру, чинау, елау, үкерү була, гадәттә җырлар аның хисләре һәм кичерешләре турында була) һәм “Готлар” стиле (70 еллар азагында пост-панк нигезендә барлыкка килгән юнәлеш, мондый яшьләр карадан киенә, хисләрен бик күрсәтми) – икесе дә такыр башларга якын дип табылган һәм Русиянең социаль тормышыннан китәргә тиеш, диелгән.

“Ил икътисадый кризисны җиңде, хәзер безнең алда яңа кризис тора – рухи һәм әхлаки кризис. Наркотиклар һәм башка тышкы зыян безнең гөреф-гадәтләрне һәм мәдәниятне җимерә. Гаилә кыйммәтләрен, рухи байлык, олыларга хөрмәт һәм ватанны яратуны акча алмаштырды”, ди бу тәкъдимнәрне алга сөрүче гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе урынбасары Наталия Карпович.

Думада тавыш бирү көзгә билгеләнгән

Яңа канунны хуплаучылар илдә ныклы булган социаль яклау 90 елларда Советлар Берлеге таркалгач җимерелде, дип саный. Русиядә эчкечелекнең, наркоманиянең һәм яшьләр арасында үз үзләренә кул салучыларның артуын алар Советлар иле бетүенә бәйли. Балалары өчен курыккан ата-аналарның да күбесе яңа канун өлгесенә хуплау белдерә.

“Әни кеше буларак мин аны (канунны) 100% хуплыйм. Балалар телевизордан “Һэлловин” һәм “Җомга 13е” кебек коточкыч кан коешны карый бит. Әмма тыю гына җитми. Алар урынына нәрсә тәкъдим ителәчәк? Спорт белән шөгелләнү, сәнгать һәм музыка студияләренә йөрү мөмкинлеге зур шәһәрләрдә генә. Ата-аналар көне буе эштә, балаларга бик аз вакыт кала бит”, ди 15 яшьлек кызның әнисе Светлана Трубочкина.

Психологлар мондый кискен чаралар яхшы нәтиҗәгә китерер дип ышанмый.

“Балаларны бары тик җәмгыятьтәге бердәмлек саклый һәм яклый ала. Хөкүмәт менә нәрсәгә омтылырга тиеш. Безнең илдә бердәмлек юк, без бер беребезнең тормышы белән бөтенләй кызыксынмыйбыз”, ди психолог Ольга Маховская.

Хөкүмәт тулы бер буын яшьләрне “сызып ташлый” алмый


Соңгы елларда Кремль яшьләр тормышына әүзем катнаша башлады. Кремль яклы “Наши”, “Мишки” хәрәкәтләре төзелде.

Бу хәрәкәтләрне икесен дә элекке совет чорына кайту дип тәнкыйтьләүчеләр бар. Яңа килгән канун өлгеләре дә ирекле сәяси фикер йөртүне яшьләрдә балачактан ук тамырыннан корытыр ди борчылучылар арта.

Гудков: Хәзерге яшьләр "югалмаган"
“Канунның файдасы булмаячак, минемчә файда булыр дип бер кем дә ышанмый да. Кабул ителә калса ул кайбер сайлап алынган яшьләр хәрәкәтләренә каршы куллынылыр”, ди социолог Лев Гудков.

Хөкүмәт яшьләрне үз үзләреннән саклау чараларын уйлый, яшьләр өчен исә бүгенге көндә иң кадерле әйбер ул – иреклек. Кайбер депутатлар сүзләренә карамастанда, алар бу тормышта “югалып калмаган”.

“Яшьләрнең белеме хәзер уртача бер кеше белән чагыштырганда югарырак. Алар үзгәрешләрне үз ата-аналарына караганда тизрәк аңлый һәм үзләштереп бара. Алар олырак буын кешеләре кебек хөкүмәт карарларына бәйле түгел. Алар башка яктан “югалган”. Алар хәзерге режим өчен “югалган” буын”, ди Гудков.

Социолог сүзләрен күәтләп, баштан аякка карадан киенгән 20 яшьлек Маша, “Дума чүп эшләрне карап утырганчы - коррупция, хөкүмәттә мафия һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшсен иде”, дип өстәп куя.
XS
SM
MD
LG