Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчеп су коенган өчен 300 сум штраф


Татарстанда суга батып үлүчеләр күбәйгәнгә коенганда исерткеч эчемлекләр кулланган өчен штраф кертергә җыеналар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тәртип бозулар турында канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Әгәр бу тәкъдимне Татарстан дәүләт шурасы һәм хөкүмәте хупласа, исереп су коенучылар 300 сумнарын чыгарып салырга тиеш булачак. Гадәттән тыш хәлләр һәм ватандашлар иминлеге министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин да бу яңалык халык күңеленә хуш килер дип өметләнә.
Җәй җитеп көннәр кызыдыра башлагач, күп итеп сыра алып комлыкларда кәеф-сафа коручы яшьләр төркеме Казан комлыкларында гадәти хәлгә әйләнә. Кояш баеганда аларның күбесенең, шул ук вакытта яшь кызларның да телләре көрмәкләнә башлаган була инде. Казандагы 5 комлыкның 4 се бүген шәһәр хакимияте карамагында. Шуңа күрә, анда тыеп торучы юк.
Ә менә быел Казанда үзен Ибица дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтә торган дип белдерүче тагын бер шәхси комлык ачылды. Әлбәттә, анда керү өчен 100 сумыңны чыгарып салырга кирәк. Бассейнда коену мөмкинлеге алып керсәң кеше башына 500 сум түләргә кирәк. Дөрес, монда комны да чистарталар, тагын башка күңел ачу чаралары да тәкъдим итәләр, махсус коткаручы да бар.
Билгеле булганча, Казан халкының кереме әллә ни зур түгел. Шуңа күрә яшьләр дә, фәкырьләр дә, урта хәллеләр дә кеше башына 100 сум түләп кергәнче, ул акчага сыра һәм башка эчемлекләр алып түләүсез булган рәсми комлыкларга, яки коену өчен җайлаштырылмаган башка күл һәм елга буйларына китә. Казанда гына түгел, ә авылларда да кыздырма ясап, күңел күтәрүче “яртыны” уртага куеп табигать кочагында күңел ачулар күптән инде киң таралган чара. Кызып алгач суга да кереп китергә күп сорап тормыйлар.
Рәсмиләр белдерүенчә, нәкъ менә шундый коену өчен махсус җайлаштырылмаган урыннарда батып үлүчеләр саны арта. Май аенда Татарстанда суга батып 12 кеше үлгән булса, июнь аенда тагын 31 кеше баткан. Үлүчеләрнең яртысы исерек булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, моның төп сәбәбе шәһәрләрдә һәм авылларда махсус җайлаштырылган коену урыннары, ягъни пляжлар бик аз булу.
2 июль көнне Казанның экология милициясе хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор вәкилләре башкала комлыкларын һәм якын-тирәдәге коену урыннарын тикшереп, карап кайтачак. Бу сәфәр суга батучылар санын киметерме? Ансын июль ае ахыры күрсәтер.
XS
SM
MD
LG