Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировны “батыру” дәвам итә


Башкортстан президентының элекке хакимият идарәсе башлыгы Радий Хәбировның бүгенге көндә кайда булуы мәгълүм түгел. Әмма Башкортстан җитәкчелеге аның хакында яңадан-яңа мәгълүматлар тарата.

Шулай атнакич кичендә Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Башкортстан Юлдаш телевидениесенә биргән озын гына әңгәмәсендә Радий Хәбировның кырын эшләре турында бик тәмләп сөйләде.

“Мортаза Рәхимов республикада коррупциягә каршы аяусыз сугыш игълан итте. Хәтта Радий Хәбиров кебек югары дәрәҗәле түрәләр дә гадел хөкемнән котыла алмаячак. Мортаза Рәхимов башлаган эшен азагына җиткерәчәк”, дигән фикерләрен әйтте республика парламенты җитәкчесе.

Шуннан соң Константин Толкачев Радий Хәбировның кайбер кырын гамәлләрен тәфсилләп санап китте. Аеруча президент хакимияте башлыгының Уфада һәм башка төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә фатирлары булуы хакында мәгълүматлар бирде Толкачев әфәнде. Шул ук мәгълүматлар бер атна элек “Уфимские ведомости” дигән газетада да бәян ителгән иде. Аларны сүзгә-сүз дигәндәй кабатлап чыкты парламент спикеры Константин Толкачев.

Башкортстан парламенты рәисе сүзләренчә, президент хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзен генә исәпсез-сансыз фатирлар белән тәэмин итеп калмаган, ә якын кешеләренә дә фатирларны уңга-сулга тараткан. Алай гына да түгел, Уфа үзәгендә төзелгән элиталы яңа йортлардан офис бүлмәләрен өләшү юнәлешендә дә күп тырышкан икән Радий Хәбиров.

Әле президент Мортаза Рәхимовның Радий Хәбировны вакытлыча эшенән алып тору турында фәрманы чыкканчы ук, президент хакимияте башлыгын Мәскәүгә тагын да дәрәҗәлерәк вазифага эшкә чакыралар икән, дигән хәбәрләр таралган иде. Хәтта Радий Хәбировка нинди вазифа тәкъдим итүе турында да язып чыккан иде кайбер мәгълүмат чаралары. Ул фаразларга караганда, Радий Хәбиров Русия президенты хакимиятендәге бер идарәнең рәисе урынбасары булачак иде. Әмма бу имеш-мимешләрнең дә дөреслеккә туры килүенә шик белдерде Константин Толкачев.

Шулай итеп, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Контстантин Толкачев сүзләренчә, Башкортстанның югары хакимиятләре Радий Хәбировның Мәскәүгә эшкә чакырылуы турында бихәбәр булып чыга.

Радий Хәбировның вакытлыча эшеннән алынуы турында узган атнада беренче хәбәрләр таралгач та, киң җәмәгатьчелек моны югары хакимият даирәләрендәге чираттагы театр, бер уен дип кенә кабул иткән иде. Әмма соңгы көннәрдәге вакыйгалар Радий Хәбировка ныклап каныгуларын раслый. Элекке президент хакимияте идарәсе башлыгының Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында югары җитәкчеләр тарафыннан да каты тәнкыйтьләнүе әлеге хәлләрнең бик җитди булуын һәм Радий Хәбировның язмышы аянычлы булачагына ишарә кебек. Кайбер хокук белгечләре аңа хәтта төрмә җәзасы да янарга мөмкин дип белдерә.

Ләкин күп кенә кешене бер сорау кызыксындыра. Радий Хәбировның кырын эшләрен ни өчен моңа кадәр күрмәгәннәр дә, ни өчен аның җилкәсеннән иртәрәк алмаганнар соң? Башкортстан оппозициясе вәкилләре, Радий Хәбиров моңа кадәр хакимиятләргә яраган һәм шуңа күрә аның хилафлыкларына күз йомып караганнар, дип белдерә. Ә инде республика президентына һәм бәлки яңа премьерга ярамый башлагач, аны папкада җыелып килгән компроматлар белән батырырга карар ителгән. Эш бары шунда гына. Әлеге көрәштә кем-кемне җиңәчәге шушы көннәрдә үк ачыкланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG