Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхлак өчен көрәшүче кичә ясый


Әлмирә Әдиятуллина.
Әлмирә Әдиятуллина.

Әлмирә Әдиятуллина Казанда мәгълүмати-мавыктыргыч кичә ясый.

Сишәмбе көнне Татарстан башкаласындагы «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Мөслимә» газеты баш мөхәррире, Русия Ислам мирасы оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина үзенә 70 яшь тулу уңаеннан мәгълүмати-мавыктыргыч кичә ясый. “Азатлык” хәбәрчесенә Әлмирә Әдиятуллина чарага керү “ирекле булуын” белдерде.

Программада дини вәгазьләр, мөнәҗәтләр дә кертелгән. “Фикердәшләр бу чараны ясарга кирәк дип тапты”, диде ул. Кичәне оештыруда Казан шәһәре хакимият башлыгы Тереза Камалова җитәкләгән “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия фонды да ярдәм итә.

Әлмирә Әдиятуллина, дини ханымнарның фикерен даими белдереп торучы иҗтимагый хәрәкәт иясе. Ул Казанда сыра бәйрәмнәрен ясатуны тыючы, Казан Кирмәне янындагы “Раки” сыраханәсен алдыртучы буларак та билгеле. Шулай ук ул мөслимәләргә Русия паспортына яулык белән фотога төшү хокукын яулап йөрүчеләрнең берсе дә булган иде.

Әдиятуллинаның фикердәше, журналист Вәсилә Рәхимова сүзләренә караганда, Әлмирә апа башка хатын-кызларга зыялылык, чын миллилек, әхлак өчен көрәш өлгесе булып тора.

Ә Әлмирә Әдиятуллинаның кызы, милли дизайнер, укалы күн мозаикасы белән иҗат итүче Миләүшә Сафиуллина: "Әнием үзе өчен түгел, халык өчен", яши ди.

XS
SM
MD
LG