Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Һааг мәхкамәсен ябарга чакыра


Русия БМОның Һааг мәхкамәсе бәйсез эш итми дип аның эшен мөмкин кадәр тизрәк туктатырга чакырды.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә сугыш вакытында Босния мөселманнарының хәрби җитәкчесе булган Насыйр Оричның узган атнада мәхкамә тарафыннан җәзадан азат ителүе мәхкамәнең тарафсыз булмавына дәлил диелә.

Баштарак Орич 1990 еллар башында Сребреница төрмәсендә Босния серб тоткыннарын үтерүләрне һәм азаплауларны туктатмаган өчен 2 ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Һааг мәхкамәсе барлык эшчәнлекләрен 2010 елга тәмамларга тиеш.

XS
SM
MD
LG