Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда төбкә терәлгән кораб сайлыктан чыгарылган


Уфадан Казанга бара торган һәм сай җиргә терәлгән кораб юлын дәвам итә. Якшәмбе кичендә ял итүчеләр утырган “Юрий Гагарин” исемле кораб Куйбышев су саклагычында комга утыра. Анда 150ләп юлчы була, аларның яртысыннан артыгы – балалар. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының вәкиле Андрей Родыгын әйткәнчә, паника булдырмау йөзеннән корабта күңел ачу программасы оештырылган, юлчыларны аннан күчерү өчен 2 көймә әзерләнгән, корабка зыян килмәү ачыклангач, юлчыларны күчермәскә булганнар, Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 1 тирәсендә, карабны сайлыктан чыгара алганнар һәм ул юлын дәвам иткән, дип хәбәр итә агенлыклар.
XS
SM
MD
LG