Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекиң һавасын чистарту максатында чикләүләр кертелде


Пекиңда Олимпия уеннары алдыннан машина хәрәкәтенә каты чикләүләр кертелде.

Шәһәр хакимиятләре моны Пекиң һавасын чистарту өчен эшли.

Машина хуҗаларына үз машиналарында 2 көнгә бер генә йөрергә ярый.

Машина номерларының соңгы саны так сан булган кешеләр так санлы көннәрдә, җөп санлылар җөп санлы көннәрдә йөри.

Шулай ук барлык төзелешләр һәм һаваны нык пычрата торган сәнәгать җитештерүе туктатыла.

Пекиңда Олимпия уеннары 8 августта ачыла.

XS
SM
MD
LG