Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа җитәкче сәясәткә бик катнашмаячак


Башкортстан президенты хакимиятенең яңа башлыгы Азамат Сәгыйтов вазифаны «техник» яктан гына башкарачак һәм моңа кадәр бу урында эшләгән Радий Хәбиров кебек сәясәткә тыкшынмаячак, ди белгечләр.

41 яшьлек Азамат Сәгыйтов моңа кадәр Уфаның Киров районы хакимияте җитәкчесе булып эшләгән иде.

Башкортстанның Ишембай районында туган Сәгыйтов Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Русия башкаласында ук аспирантурада укыган. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә дә белем алган.

Уфадагы берничә коммерция ширкәтен җитәкләгәннән соң, Сәгыйтов 2000 елдан кече эшмәкәрлекне үстерү фонды башлыгы булып эшли. Ә алты елдан соң ул Уфаның Киров районы хакимияте вазифасын үти башлый. Район хакимиятләре башлыклары арасында да ул иң яше иде.

«Бердәм Русия» фикасенең җирле идеология комиссиясе рәисе Рөстәм Әхмәдинуров сүзләренә караганда, Сәгыйтов төрле дәрәҗәдәге хезмәт урыннарында эшләп, фирка эшендә дә актив катнашкан.

«Сәгыйтовның хакимият башлыгы итеп билгеләнүен фирка уңай кабул итте», дип белдерде Әхмәдинуров.

Билгеле булганча, 5 июльдә Мортаза Рәхимов Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбировны эшеннән алу турындагы фәрманга кул куйды.

Сәбәбе исә «канунга каршы килеп фатирлар тарату һәм үзләштерү» булды. Дәүләт җыелышы-Корылтайның соңгы утырышында республиканың хисап пулаты рәисе Валерий Кургузов Радий Хәбировның кайбер кырын гамәлләрен тәфсилләп санап китте.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, президент хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзен генә исәпсез-сансыз фатирлар белән тәэмин итеп калмаган, ә якын кешеләренә дә фатирларны уңга-сулга тараткан. Бүгенге көндә Хәбировның эше нигезендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе дә тикшерү алып бара.

Башкортстанда Радий Хәбиров тирәсендә эшләгән башка кайбер түрәләр дә утырган кәнәфиләреннән баш тарта башлады.

Мисал өчен, республика президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Урал Хәсәнов та эшеннән китәргә гариза язган. Ул моны Хәбиров тирәсендәге җәнҗал белән, ягъни республикада барган сәяси уеннарда катнашырга теләмәве белән бәйләп аңлатты.

Хәсәнов сүзләренә караганда, якын киләчәктә президент хакимиятендә вазифалар кыскартылып, күп кенә вәкаләтләр республика хөкүмәтенә күчергә мөмкин. «Бу бигрәк тә икътисад, социаль һәм эчке сәясәт вәкаләтләренә кагыла. Президент хакимияте нигездә техник, финанс һәм хуҗалык вазифасын гына башкарачак», дип белдергән Хәсәнов «Коммерсант» газетасына.

Башкортстан хакимият оешмаларында көтеләсе үзгәрешләрне «Бердәм Русия» фиркасе дә раслаган. «Президент хакимиятенең башкарма вәкаләтләре република хөкүмәтенә күчереләчәк. Шунлыктан Азамат Сәгыйтов хакимият башлыгы вазифасын «техник» яктан гына башкарачак», дигәннәр фиркәдә.

Бу фикер белән сәясәт белгече Алберт Мифтахов та килешә. Аның сүзләренә караганда, Азамат Сәгыйтов өстән кушылганнарны яхшылап башкарып, моңа кадәр бу урында эшләгән Радий Хәбиров кебек сәясәткә тыкшынмаячак.
XS
SM
MD
LG