Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербияның прокуроры Тадичка каршы янауны тикшерә


Сербияның баш прокуроры, президент Борис Тадичка карата ясалган янауны тикшерә. Бу белдерү сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Радован Карадҗичны кулга алганнан соң, үтә милләтчеләр тарафыннан ясалган булган. Прокурор, Сербиянең радикаль фиркасе башлыгы Верика Радетаның матбугат белән очрашуда ясаган белдерүләрен өйрәнүен әйтте. Радета Тадичны хыянәттә гаепләде, Радета Тадич 2003 елда үтерелгән Зоран Дҗинҗич кебек язмышка дучар була ала дип белдергән. Тадичның Демократик фиркасы Сербия прокурорын бу уңайдан тикшерү эшен ачырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG