Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктәге “Туган тел”гә 20 яшь


Рөстәм Маликов Кыргызыстанда татарлар янында йөри
Рөстәм Маликов Кыргызыстанда татарлар янында йөри

“Туган тел” 20 еллыгын бәйрәм итте. Чараларда Татарстан һәм Башкортстанның рәсми вәкилләре дә катнашты.

Кыргызыстан башкаласы Бишкәктә “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге 20 еллыгын бәйрәм итте. Чараларда Татарстан һәм Башкортстанның рәсми вәкилләре дә катнашты.

Татарстан вәкилләре башлыгы итеп Татарстан президенты аппараты хезмәткәре Азат Әхтәриев барган. Ул шулай ук якшәмбе көнне уздырылган Сабан туенда да катнашты. Ул Карагач урманы паркында узган. Шулай ук җырчылар Рөстәм Маликов, Айгөл Хәйри, гармунчы Айдар Вәлиев бишкәкле татарларга милли җыенда мәдәни хезмәт күрсәткән. Аларга сишәмбе көнне Казанга кайтыр дип көтелә.

Татарстаннан аларны туплап мәдәният министрлыгы җибәргән. Министрлыкның тышкы элемтәләр буенча җаваплы хезмәткәре Рәйсә Сафиуллина: “Кыргызыстан татарлары милли артистларны күрүгә бик сусаган булган. Яннарына килеп, күлмәкләрен тотып-тотып караганнар. Алар татарча, туган телдә сүз ишетүгә бик сөенгәннәр”, ди.

Төп бәйрәм чарасы шимбә көнне Абдумомонов исемендәге театр бинасында узды. Анда да акыллы сүзләр, мәдәни чыгышлар булган. Кунаклар берочтан Эссе күлдә дә булганнар.

Бүгенге көндә Кыргызстанда 45 мең чамасы татар яши дип санала. Аларны берләштереп торучы республика күләмендә оешкан “Туган тел” милли мәдәният үзәге эшли. Республиканың 6 төбәгендә аның бүлекләре дә бар. “Туган тел” 16 ел инде татар халкына хезмәт итә. Аның җитәкчесе Гөлсинә Үлмәскулова. “Туган тел” каршында якшәмбе мәктәбе дә эшли икән.

Оешма активын милләттәшләребездән укытучылар, эшкуарлар, студентлар, спротчылар, пенсионерлар тәшкил итә. Айга бер тапкыр үз газеталарын нәшер итәләр. Телевидениеда айга бер тапкыр 20 минутлык татар тапшыруы эшләнә. Радиодан атна саен 10 минутлык тапшыру эфирга чыга. Төрле милли, дини бәйрәмнәрне күтәренке рухта билгеләп үтәләр. “Сарман” дигән җыр ансамбльләре, балаларның “Туган тел” дигән бию коллективы бар. Алар өчен Казаннан артистларның килүе – бәйрәм дә, яңа сабаклар алу да булган.

XS
SM
MD
LG