Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнареннар “Хәбиров хәлләреннән” файда күрмәкче


Кушнаренко районында соңгы елларда бер төркем җәмәгатьчелек район хакимияте башлыгына каршы көрәшә.

Алар район башлыгының эшләргә ирек бирмәве, әшнәлектә һәм коррупциядә гаепли. Узган елны районда хакимият башлыгы Сергей Касаткинга каршы бик күп каршылык чаралары узган иде. Хәтта чарада катнашучылар федераль трассада машина хәрәкәтен дә туктаткан иделәр. Узган ял көннәрендә дә каршылык чаралары дәвам итәргә тиеш иде. Ләкин чара узмады. Каршылык чараларын оештыру комитеты әгъзасы Илфир Галиев сүзләренә караганда, бу Хәбировныңт каршылыгы белән бәйле. Галиев сүзләренә караганда, район башы Сергей Касаткин Радий Хәбиров белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Хәбиров агымдагы елда районда узган Сабантуйда да, Сергей Касаткинның туган көнендә дә катнашкан булган. Район башлыгына каршы оешкан төркем каршылык чарасы уздырмый да Касаткин Хәбиров белән әшнәлеге өчен эштән алынырга тиеш дип исәпли. Алар шуңа күрә каршылык чараларын уздыруны кирәксез дип тапкан.
XS
SM
MD
LG