Accessibility links

Пенсияләр артыр да ул...


Башкортстанда 1 августтан лаеклы ялда булган пенсионерларга бераз акча арттырылды.

Хезмәт пенсиясенең төп өлеше 15 процентка, ә иминият өлеше 8 процентка арттырыла, дип хәбәр ителде.
Русия пенсия фондының Башкортстан бүлеге башлыгы Фоат Хантимеров журналистлар белән очрашуда әлеге пенсия артуларга төгәлрәк һәм тулырак мәгълүматлары белән уртаклашты.

“Илдә быел пенсиянең иминият өлеше өченче тапкыр арттырыла инде, һәр пенсионерга акчалар төрлечә арттырыла, инвалид пенсионерларга бер төрле булса, башкаларга икенче төрле”, ди Фоат Хантимеров.
Шулай итеп Башкортстанда да 1 августтан пенсияләр арттырыла.

Әмма моңа өлкән яшьтәгеләр бик куана алмый, чөнки, пенсияләр арттырылганчы ук, кайбер азык-төлеккә, көнкүреш куллануы әйберләренә бәяләр күтәрелеп өлгергән иде инде. Август-сентябрь айларында тагын да хакларның өскә сикерүе көтелә, дип белдерә икътисад белгечләре.
XS
SM
MD
LG