Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтми калган каршылык чарасы


Үткән шимбәдә Уфада каршылык чарасы узарга тиеш иде.

Тулай торакларда яшәүчеләр үзләренең хокукларын яклап пикет уздырырга тиеш иде. Ул республика парламенты бинасы каршында узарга тиеш иде. Чара узмады. Мәйдан иртән үк милиция хезмәткәрләре белән уратып алынган иде. Аларның саны 500дән артык иде.

Баксаң, республика тулай тораклары шурасы рәисе Валентина Сорокинаны хөкүмәттә кабул итәргә ышандырганнар һәм чараны үткәрмәүне сораганнар. Ул бу тәкъдимгә риза булган, шуңа чара буласы урынга килеп тә тормаган. Ләкин пикетка чакыру алган җәмәгатьчелек мәйданга җыелды һәм милиция тарафыннан бик тиз арада таратылды.
XS
SM
MD
LG