Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбаннар саны турында каршылыклы хәбәрләр килә



Мәскәү -- Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Көньяк Осетиядә булган бәрелешләрдә мең ярым кеше һәлак, 30 меңләп кеше торган җирен ташлап киткән, дип белдерде. Русиянең Грузиядәге илчесе корбаннар саны ике мең диде.

Грузия ягы корбаннар саны күпкә азрак ди. Грузиянең сәләмәтлек министрлыгы белдерүенчә, ике көн бәрелешләрдә Грузиянең 50 кешесе һәлак булган, аларның күбесе хәрбиләр.

XS
SM
MD
LG